+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
2 Май 2022, 11:20

Газ торбасын ничек түләүсез үткәрергә?

Программа 2022 ел ахырына кадәр генә гамәлдә булачак.

Газ торбасын ничек түләүсез үткәрергә?Газ торбасын ничек түләүсез үткәрергә?
Газ торбасын ничек түләүсез үткәрергә?
Яз якынлашуга авылда һәм бакча участокларында йортларны табигый газга тоташтыру мәшәкать­ләре башланды. “Зәңгәр ягулык” белән һәр участокны да түләсез тәэмин ит­миләр, икән дигән хәбәрләр дә бар. Әй­тергә кирәк, авылда бүген, түләргә акчасы җитмәү сәбәпле, йөзләрчә ке­ше үз йортларына табигый газ үт­кәрүдән мәх­рүм. “Зәңгәр ягу­лык” үткәрү нинди категория гражданнар өчен түләүсез? Гомумән, әлеге мәсьәлә бе­лән кемгә мөрәҗә­гать итәргә кирәк?
Мортаза Шәкүров.
Күгәрчен районы.

Мәгълүм булуынча, яңа кабул ител­гән дәүләт программасы авыл җи­рен­дә газ үткәрүнең социаль төренә төзәт­мәләр кертте. Әлеге документка ярашлы, әгәр теге яки бу авылда газүткәргеч салынган булса, “зәңгәр ягулык” белән тәэмин ителәсе йорт нинди ераклыкта булуга карамастан, торба түләүсез үткәрелә.
Әмма шуны истән чыгармаска ки­рәк: газ торбасын ихата-участок чиген­нән йортка кадәр үткәрү һәм аны ли­ниягә тоташтыру мәшәкатьләре йорт-участок хуҗасының үзенә төшә, ягъни калган эшләрне үз исәбенә башкара.
Шунысы да мәгълүм булсын: әлеге программага башка төрле үзгәрешләр кертелеп озайтылмаса, ул 2022 елның 31 декабренә кадәр генә гамәлдә булачак.
Әлбәттә, программада катнашуның үз таләпләре бар. Аның иң мөһиме — йортлары кадастр исәбендә булган участокларга гына газүткәргеч түләүсез салына.
Әгәр, җир участогына һәм андагы йортка хуҗа булуны раслаучы документларыгыз юк икән, программада катнашу өчен эшне нәкъ шушы мәсьә­ләне хәл итүдән башларга һәм аннан соң гына газ торбасы үткәрү өчен тиешле тәртиптә заявка бирергә кирәк.
Бакча участогына таләпләр икенче­рәк. Әгәр җир участогыгыз бакчачылык ширкәте чикләрендә, ә ул ширкәт “зәңгәр ягулык” белән тәэмин ителгән пункт чикләрендә икән — газүткәргеч шушы ширкәт (бакча участогы түгел) чигенә кадәр генә түләүсез китерелә­чәк. Ә аннан соң үз участогы эченә һәм арытаба йортына газ үткәрүне һәркем үз өстенә алырга тиеш.
Җир участогының милек хуҗасы буларак теркәлү сорау тудыра икән, ЕГРНга (Бердәм дәүләт милек реестры) мөрәҗәгать итеп, аннан белешмә алырга мөмкинсез. Әлеге документны алу өчен “Росреестр” сайтының электрон сервислары, Федераль кадастр палатасы сайты, “Дәүләт хезмәтләре” порталы, шулай ук МФЦ офисларына мөрәҗәгать итәргә була.
Әгәр реестрда сезгә кирәкле мәгълүматлар булмаса, андагы белеш­мәдә: “Җир участогы чикләре җирдән файдалану һәм милек хуҗасы статусын билгеләүче закон таләпләренә туры килми”, — дигән аңлатма булыр.
“Публичная кадастровая карта” сервисы аша да кызыксындырган сорауларга җавап табу җиңел. Сезне кызыксындырган объектның төгәл адресы буенча эшләгәндә, анда төгәл мәгълү­матлар алырсыз.
Әгәр объектны эзләгәндә аңа характеристика бирүче “тәрәзә”дә “Участок чиге координаторлары юк” яисә әлеге мәйданның декларацияләнгән булуы гына бәян ителгән икән, димәк, кызыксындырган участокның чикләре рәсми рәвештә теркәлмәгән дигән сүз.
Җир участогына һәм йортка милек хуҗасы булуыгызны раслаучы документка ия булганнан соң, газ торбасы үткәрүгә заявка бирә аласыз. Аның да берничә юлы бар. “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша дистанцион рәвештә, төбәктә газ үткәрү белән шөгыльлә­нүченең бердәм операторы порталы аша яисә шушы районда газ бүлү-үткәрү белән шөгыльләнүче компа­ниянең сайты аша заявка биреп мөрә­җәгать итәргә мөмкин. Кайбер төбәк­ләрдә табигый газ белән тәэмин итүче оешмаларның стационар яисә күчмә мобиль офислары бу юнәлештә урындагы халыкка уңышлы ярдәм итә. Әлбәттә, заявкаларны МФЦ офисларында да кабул итәләр.
Участок чигенә кадәр газүткәргеч торбаны түләүсез китерү өчен башка документлар да таләп ителә. Заявка белән бергә, җир участогы һәм шәхси торак йорт хуҗасы булуыгызны раслаучы документлар, ситуацион план, паспорт, СНИЛС, ИНН теркәлә. Үзегез турындагы мәгълүматлардан тыш, элемтәгә керү өчен телефоныгыз булу да мотлак.

“Росреестр” мәгълүматлары буенча
Олег Төхвәтуллин әзерләде.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас