15 апрельдә Югары Яркәй үзәкләштерелгән район китапханәсендә Башкортстан Язучылар берлегенең Татар әдипләре берләшмәсе һәм “Тулпар” журналы катнашлыгында зур әдәби-мәдәни чара узды. Аның беренче өлешендә күчмә утырыш булып, анда Илеш иҗатчысы Мәрьям Шәмсиеваның кулъязмасы тикшерүгә куелды. Икенче өлеш “Русиянең 2021 ел язучысы” исеменә лаек булган Илгиз Әхмәтовның иҗат кичәсенә багышланды.
Башкортстан Язучылар берлегенең күчмә утырышын үзләрендә уздыруны район иҗатчылары хуплап каршы алды. Берләшмә рәисе Зәки Әлибаев күптән түгел “Кызыл таң” гәзитенә биргән интервьюсында болай дип билгеләгән иде: “...Без барлык төбәкләргә дә барып җитә алмыйбыз, бәйләнешләр булдырылып бетмәгән әле. Каләм тибрәтүчеләр район гәзите, китапханә тирәсенә оеша да еш кына үз казанында кайный, район типография-сендә кулъязмасын бастыра һәм тынычланып туктап кала”. Бик тә төгәл әйтелгән фикерләр. Соңгы елларда заман үзенчәлекләреме, ковид авыруы таралу сәбәп булдымы, гомумән, профессиональ язучылар белән очрашулар сирә-гәя төште. Ә аралашу, иҗатка бәя бирү, фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу бик кирәк, чөнки, дөньялар ничек кенә болганса да, иҗат тукталмый. Әдәбият гомер-гомергә тормыш көзгесе булган, яшәеш тарихын чагылдырган. Ул бүген дә шулай булырга, халкыбызның уй-фикерләре белән үрелеп барырга тиеш.
Күчмә утырышта “Маяк” район гәзите редакциясе каршында эшләп килүче “Балкыш” әдәби берләшмәсе әгъзалары да катнашты. Чара эшлекле төстә үтеп, иҗади фикерләүне тагын да тирәнрәк күзаллауга, башлап язучыларга дөрес юнәлеш күрсәтүгә багышланды.
Мәрьям Садыйкҗан кызының исеме матбугат битләрендә соңгы елларда гына күренә башлады. Чөнки, һөнәре буенча укытучы буларак, ул иҗат эшенә, нигездә, лаеклы ялга чыккач кына тотынды. Шулай да үзен кыска гына вакыт эчендә актив иҗатчы итеп танытып өлгерде.
– Әсәрләреннән күренүенчә, авторның тормыштагы хәл-вакыйгаларны тирәнтен күзаллавы, укытучы буларак, шәхесләрне психологик яктан сурәтли белүе сизелеп тора, – диде, язмаларга җентекле анализ ясап, филология фәннәре кандидаты, “Тулпар” журналының баш мөхәррир урынбасары, шагыйрь Илдус Фазлетдинов. – Теле бай, әсәрләренең геройлары – төрле чор һәм төрле һөнәр кешеләре. Ә төп тема – тәрбия, әхлак. Әсәрләр лирик башлангычның көчле булуы белән дә аерыла.
Ул шулай ук киңәш-тәкъдимнәрен, тәнкыйть сүзләрен җиткерде. Диалект сүзләрне урынлы кулланырга, хикәя, нәсер, парча жанрларын бутамаска, язма геройларын тулырак ачып бирергә омтылырга кирәклеген әйтте.
Татар әдипләре берләшмәсе җитәкчесе, философия фәннәре кандидаты, шагыйрь Нурлан Ганиев автор иҗатын хуплавын белдерде, прозаик Айдар Зәкиевның әсәрләргә карата бәяләмәсен укып ишеттерде. Ашыгып, сюжет сызыгын кысу кебек күренешкә игътибарлырак булырга кирәклеген ассызыклады.
Язучылар берләшмәсенең һәм “Тулпар” журналының проза бүлеге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Дилбәр Булатова:
– Авторның әсәрләре халык көнкүрешендә кулланыла, ләкин кайвакыт онытылып бара торган милли деталь-символларны искә алып язуы, укучыга якын булган темаларга (авыл, гаилә, балачак һ.б.), ретроспектива алымына еш мөрәҗәгать итүе белән аерылып тора, – дип билгеләде.
Ул шулай ук, хикәяләрдән бигрәк, лиро-эпик жанрга караган парчаларының уңышлырак булуын әйтеп үтте һәм М. Шәмсиеваның язмаларына шагыйрә Халисә Мөдәрисова җибәргән бәяләмәне дә ишеттерде.
Татар әдипләре берләшмәсенең поэзия секциясе җитәкчесе, “Тулпар” журналының шигърият һәм сатира бүлеге мөдире, шагыйрь Мөнир Вафин исә алда әйтелгән фикерләрне хуплады һәм авторның кайбер әсәрләрендә, әйтик, “Башкода” хикәясендә, сатира-юмор элементларының да кулланылуын исәпкә алып, язучыны киләчәктә каләмен шушы жанрда күбрәк сынап карарга чакырды.
– Хәзерге китап укучыны үткән заман вакыйгаларын сурәтләү белән шаккатырып булмый, – диде Мөнир Мәхмүт улы, иҗатчыларга мөрәҗәгать итеп. – Заман сулышын тирәнрәк тоеп, әсәрләрдә бүгенге четерекле вакыйгаларны чагылдыруга ирешкәндә генә язмалар укымлы булачак.
Әйе, әдипләрнең утырыш барышындагы киңәш-тәкъдимнәре урындагы иҗатчылар тарафыннан игътибар белән тыңланды һәм әлеге эшлекле очрашу бик фәһемле булды. Бер уңайдан башкала кунаклары “Балкыш” әдәби берләшмәсе эшчәнлеге белән танышты, сорауларга җавап бирде.
Утырышта Мәрьям Шәмсиеваның дистәдән артык әсәре сайлап алынып, аларны яңадан карап чыгып, З. Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятына тәкъдим итәргә, дигән уртак карарга киленде.
Очрашуның икенче өлеше китапханәнең “Илһам” әдәби-музыкаль клубында дәвам итте. Кичәне клуб җитәкчесе Клара Хәлиуллина әзерләп алып барды. Биредә “Балкыш” әдәби берләшмәсе әгъзасы Илгиз Әхмәтовның урыс телендә үзнәшер юлы белән бастырган “Долгая дорога домой” (“Озын-озак кайту юлы”) китабы тәкъдим ителде. Якташыбыз Илгиз Тимерзаһит улы иҗат иткән әсәрләр Русиянең Язучылар берлеге 2021 ел нәтиҗәләре буенча үткәргән ”Ел язучысы” конкурсында төп номинациядә җиңү яулады – чара шул хөрмәткә дә уздырылды. Аның әсәрләре “Русиянең 100 язучысы” дигән альманахта басылып чыкты. Автор Русиянең Язучылар берлеге тарафыннан Ф. Достоевский медале белән дә бүләкләнде. Әйткәндәй, нәкъ шушы әсәрләрнең тәрҗемәсе – “Озын-озак кайту юлы” повесте (2018, № 5) һәм “Столбняк” хикәясе (2022, № 1) – “Тулпар” журналында да дөнья күргән иде.
Илгиз Әхмәтов – әдәбиятка бай тормыш тәҗрибәсе туплап аяк баскан иҗади шәхес. Язучылык сәләте нәселдән килә, дисәк тә ярый. Заманында мәрхүмә әнисе Җәннәт апа шигырьләр язды, “Маяк” район гәзитенең актив хәбәрчесе булды. Туганнары арасында да шигърият белән шөгыльләнүчеләр бар. И. Әхмәтов исә чәчмә жанрда эшли, әсәрләрендә хәзерге татар әдәбияты өчен сирәк булган хәрби-патриотик тема яктыртыла. Повесть һәм хикәяләре кискен конфликт, көтелмәгән хәл-вакыйгалар сурәтләнүе, әрнү-сызлану мотивлары өстенлек алуы, хәзерге чор өчен актуальлеге белән сыйфатлана. Атап әйткәндә, чын ирләрчә иҗат ителгән әсәрләр. Автор поэзиягә дә битараф түгел, ул бер үк вакытта матур-матур шигырьләр дә яза.
Кичәдә Уфа кунаклары авторның иҗатына карата үз фикерләре белән уртаклашты, ә Мөнир Вафин залдагыларга юмористик шигырен сөйләп бүләк итте.
“Долгая дорога домой” китабы “Чурагул” нәшриятында басылып чыккан. Кичәдә шагыйрь Рамил Чурагул үзе дә катнашты, шигырен укып ишеттерде. Ул башкарган “Әйтмә син авыр сүз” җырын барысы да күтәреп алды.
Район хакимиятенең муниципаль хезмәт, кадрлар эше һәм аналитика бүлеге җитәкчесе Альбина Уразаева Илгиз Тимерзаһит улын район хакимияте башлыгы исеменнән Русия күләмендә яулаган иҗади уңышы белән котлап, истәлекле бүләк тапшырды. Котлауларга авторның авылдашлары, “Мир” кооперативы рәисе Җәмигънур Мөхтәров, Дөмәй авылы биләмәсе башлыгы Руслан Басиков кушылды һәм авылда үткән төрле мәдәни чараларда актив катнашканы, хуҗалык эшләрендә дә һәрдаим ярдәмгә килергә әзер булганы өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Советлар Союзы Герое Әнвәр Абдуллин исемендәге Дөмәй урта мәктәбе укучылары һәм аларның укытучысы Фәйрүзә Җиһаннурова авторның шигырьләрен сәнгатьле итеп укып, чарага ямь өстәде. Илгизнең туганнары, элекке сугышчан хезмәттәшләре, иҗатташ дуслары да иң изге теләкләрен юллады. “Чакмагыш чаткылары” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Рәзифә Сәхапова, авторны иҗади уңышлары белән котлап, күршеләрнең сәламен тапшырды.
Кичә җыр-моң белән үрелеп барды. Залдагылар мәдәният ветераны Рәсилә Басыйрова, район Мәдәният сарае артистлары Вилнур Хәсәнов һәм Гөлназ Нуриазданова, үзешчән җырчы Ильмира Насертдинованың моңлы җырларын алкышларга күмде.
Башкаладан мәртәбәле иҗатчылар буш кул белән килмәгән иде. Чара барышында “Илһам” әдәби-музыкаль клубы җитәкчесе Клара Хәлиуллинага һәм “Балкыш” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Гөлфинә Сәлимовага милли әдәбиятны пропагандалау эшенә зур өлеш кертүләре һәм актив иҗтимагый-мәдәни эшчәнлек өчен Башкортстан Язучылар берлегенең Рәхмәт хаты тапшырылды. Илгиз Әхмәтов “Тулпар” журналы редакциясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Гомумән, чара күтәренке һәм ихлас рухта, оешкан төстә үтте. Язучылар белән шундый җанлы очрашулар, күзгә-күз аралашулар киләчәктә дә булып торсын иде, дигән теләктә калабыз.
Гөлфинә СӘЛИМОВА,
Илеш районының
“Балкыш” әдәби берләшмәсе җитәкчесе.