+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 Май 2022, 11:15

Владимир Путин Камиләне туган көне белән котлады

Русия Президенты Владимир Путин фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиевага үзенчәлекле бүләк тапшырды.

Владимир Путин Камиләне туган көне белән котлады
Владимир Путин Камиләне туган көне белән котлады
л яулык салынган шкатулка иде. Дәүләт башлыгы олимпия чемпионын туган көне белән котлады.

Кремльнең Екатерина залында Президент Пекиндагы Олимпиадада җиңүчеләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Команда ярышларында Олимпия чемпионы булган Камилә Вәлиева Дуслык ордены белән бүләкләнде. Дәүләт башлыгы спортчыга төрле һөҗүмнәргә игътибар итмәскә һәм эшне дәвам итәргә киңәш итте, киләчәктә җиңүләр һичшиксез булачагына ышаныч белдерде.

Тантанадан соң Путин, гадәттәгечә, атлетлар белән шампан шәрабы бокалы күтәреп аралашты. Бу көнне 16 яшь тулган Вәлиева аерым игътибарга лаек булды. "Без барыбыз да сине тагын бер кат котларга телибез", — дип белдерде дәүләт башлыгы. Ул аңа зур чәчәк бәйләме һәм шкатулка бүләк итте. "Яулык белән"» - диде Путин, бүләкне ачып. «Зур рәхмәт!» - диде фигуристка.

"Ә сиңа әниең шампан шәрабы эчәргә рөхсәт итәме?» - Президент Вәлиева хөрмәтенә тост күтәргәндә шушы сорауны бирде. «Бу - балаларныкы! Бу - "Дюшес"!» — дип дәүләт башлыгын тынычландырды кечкенә батыр милләттәшебез.

Фото: ria.new

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: