+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
3 Май 2022, 17:36

Туймазыда йорт янган. Ярдәм кирәк

Туймазы шәһәрендә 29ыннан 30 апрельгә каршы төндә бер йорт янган. Каза күргән кешенең кызы социаль челтәрләрдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

Туймазыда йорт янган. Ярдәм кирәкТуймазыда йорт янган. Ярдәм кирәк
Туймазыда йорт янган. Ярдәм кирәк

"Бер нәрсә дә калмады: киемнәр, мебель, йорт тулысынча янып бетте. Әнием могҗиза белән генә йорттан чыга алган. Бер күлмәктә басып калган. Әтинең вафатыннан соң, ул инде 12 ел ялгызы яши", - дип язган ул.

Беренче фаразлар буенча, янгынның сәбәбе - электр үткәргечләрдә кыска ялганыш.
 
Битараф булмаган кешеләрдән ярдәм сорый ул.

Сбербанк картасы номеры 2202 2007 9594 5235.
Картага шушы телефон номеры бәйләнгән 89273127559 - Раузиля Рифгатовна М.
 
Хөрмәтле укучыларыбыз, сак булыйк, бигрәк тә язгы чорда янгын хәвефсезлеген аеруча саклыйк!
Автор:Резеда Нуртдинова
Читайте нас