Депутатлар үз округларында, шулай ук бөтен республика буенча төрле участокларда агачлар утыртуда, территорияләрне җыештыруда әйдәп йөрде.
Әйтик, Бюджет, салым, инвестиция сәясәте һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Рида Собханкулова һәм Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты әгъзасы Светлана Туразянова Бүздәк авылында узган өмәдә булдылар. Алар анда предприятие коллективлары, мәктәп укучылары һәм башка актив авыл халкы белән бергә паркны чистартты һәм агачлар утыртты.
Уфаның Аксаков исемендәге мәдәният һәм ял бакчасында территория җыештырылды, дистәләрчә капчык чүп-чар җыелды һәм чыгарылды.