Журналистлар берлеге идарәсе әгъзалары, республиканың киңкүләм мәгълүмат чаралары мөхәррирләре, “Республика Башкортостан” нәшрият йорты вәкилләре катнашлыгында Бөек Җиңү көне алдыннан оештырылган бу матур чара — тәү чиратта, илебез азатлыгы өчен көрәшкән һәм фашизмны җиңгән совет халкының батырлыгы турында яшьләрнең хәтеренә тагын бер тапкыр төшерү, шулай ук илебез җитәкчелеге һәм Русия Президенты
Владимир Путин кабул иткән карарларны хуплау һәм бердәмлегебезне күрсәтү дә. Республика журналистлары да, теләктәшлек белдереп, шушы автойөрешкә кушылды.
Кунаклар район үзәгендәге Җиңү паркында чәчәкләр салганнан соң, “Юбилейный” кинотеатры бинасында фотожурналист Вячеслав Стрижевскийның күптән түгел генә ачылган “Җиңү йөзләре” дигән күргәзмәсен карады. Билгеле фотохәбәрче, җәмәгать эшлеклесе, Русия һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәренең фотокүргәзмәсендә Бөек Җиңүгә өлеш керткән фронтовиклар һәм, әлбәттә, 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең легендар командиры Миңнегали Шәйморатовның портретлары да урын алган. Гомумән, автор, үткәннәр белән киләчәкне бергә бәйләп, фото-тарих булдырган. “Җиңү йөзләре” күргәзмәсе Бөек Ватан сугышы, Җиңү хакына көчен һәм гомерен биргән кешеләрнең батырлыгы турында истәлекләрне үз эченә алган. Шуңа ул беркемне дә битараф калдырмады.
Аннары автойөрештә катнашучылар Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовның туган авылына юл тотты. Иң тәүдә 1999 елдан Миңнегали Шәйморатов исемен йөртүче мәктәптә булдылар. Кунакларга укучылар тарафыннан күренекле якташларының батырлыгына багышлап төшерелгән фильм тәкъдим ителде, анда Миңнегали Минһаҗ улының хатынына язган хатларын да укып ишеттерделәр. “Герой партасы” да биредә легендар дивизия командирына багышланган.
Шулай ук мәктәп музеенда 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең легендар командиры турында бай мәгълүмат саклана. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Валентина Моратшина якташыбызның биографиясендәге бик билгеле булмаган мәлләргә дә тукталып үтте. Күпфункцияле авыл мәдәният йортында экскурсияне авыл биләмәсе башлыгы Илвир Моратшин үткәрде. Ул якташыбызның исемен мәңгеләштерү буенча оештырылган чараларны да телгә алды.
Автойөрештә катнашучыларның сәфәре Җиңү паркында Миңнегали Шәйморатовның һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.
Әлеге чара кунакларның күңеленә хуш килде. Ихлас аралашу, оештыручыларга әйтелгән рәхмәт сүзләре дә шуны дәлилли. Гомумән, Русия Героеның туган ягыннан кунаклар өзелми. Бирегә илебезнең төрле почмакларыннан, хәтта чит илләрдән килүчеләр дә онытылмаслык тәэссоратлар, бай мәгълүмат алып кайтып китә. Автойөрештә катнашкан журналистлар да хәзер шулар исемлегендә.
Эльвира Ямалетдинова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.