+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
5 Мая 2022, 05:50

“Әллүки” белән дуслык ныгый

Кырмыскалы районының Сахай урта мәктәбендә искиткеч җылы очрашу узды. Пандемиядән соң мондый очрашуларны укучылар да, укытучылар да, һәм без, журналистлар да, бигрәк сагынганбыз икән.

“Әллүки” белән дуслык ныгый“Әллүки” белән дуслык ныгый
“Әллүки” белән дуслык ныгый
Сахай урта мәктәбенең башлангыч сыйныф балалары 2018 елдан төзекләндерүдән соң күркәм төс алган аерым бинада белем ала. Биредә укучыларга барлык шартлар булдырылган. Үз эшләренең осталары Рәмзилә Мөхәммәтова, Гөлнара Баязитова, Нәзифә Сәгыйтова, Гөлнара Кадаева – бу изге һөнәргә дистәләгән елларын багышлаган тәҗрибәле укытучылар. Аларның ярдәме белән укучылар төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә, югары уңышларга ирешә, төрле түгәрәкләрдә үзләренең сәләтен үстерә.
Әлеге очрашуда да укучылар уңышлары, киләчәккә планнары, нинди һөнәр сайларга теләүләре белән уртаклашты. Ә иң куандырганы – башлангыч сыйныф укучылары белән рәхәтләнеп татар телендә аралаштык. Әлбәттә, балаларның татар телендә сөйләшүе әти-әнидән башлана һәм укытучының ничек итеп белем бирүенә килеп тоташа.
Әйткәндәй, “Әллүки” журналы белән дә балалар яхшы таныш. Узган елда аны урындагы мәчетнең имам-хатыйбы Руслан хәзрәт Мөхәммәтшин һәм Илтирәк авылы имам-хатыйбы Исмәгыйль хәзрәт Ибраһимов мәктәпкә бүләк итеп яздырганнар иде. Башлангыч сыйныф укытучылар аны үзләренең дәресләрендә дә файдалана. Ә кайбер укучылар өйләренә дә алдыра икән. Шулай, 1нче сыйныф укучысы Илназ Назыйров бу журналны балалар бакчасыннан ук укый һәм анда үткәрелгән төрле конкурсларда да даими катнашып килә.
Бүләккә алып килгән “Әллүки” журналларын да укучылар шатланып кабул итте һәм андагы кызыклы биремнәрне шунда ук мавыгып үтәргә дә тотындылар. Мондый очрашудан соң “Әллүки”нең дуслары тагын да артыр, дип ышанасы килә.
Сахай авылының “Ромашка” балалар бакчасына да ул алдагы яртыеллыкта килә башлаячак. Мондый мөмкинлекне аларга урындагы фермер Ирек Исламгулов бүләк итте.

Эльвира Ямалетдинова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас