+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
6 Май 2022, 05:45

“Машина керәлми, җәяү үтәрлек түгел!”

ЦУР ярдәмендә Благовещен районының Иске Илек авылына илтүче юл төзекләндерелгән.

“Машина керәлми, җәяү үтәрлек түгел!”“Машина керәлми, җәяү үтәрлек түгел!”
“Машина керәлми, җәяү үтәрлек түгел!”
Республика белән идарә итү үзәге системалары халыкның төрле проблемаларга зарланган мөрәҗәгатьләрен терки. Менә шуларның берничәсе.

“Мин Уфада Комсомол урамы, 147 адресы буенча урнашкан йортның соңгы 9нчы катында яшим. Ел саен фатирыбызны су баса, стеналарда күгәрек барлыкка килә. Капиталь ремонттан соң йорт яраксыз хәлгә килде. Октябрь районы торак-коммуналь хуҗалыгына шалтыратып булмый, шулай ук авария хезмәтенә дә, өченче оешмалар аша гына заявка калдырабыз. Бүген инде бер тәүлек фатирым суга баткан килеш тора. Бу проблеманы ничек хәл итәргә икән? Мин — законга буйсынучы граждан, салымнарны, фатир өчен вакытында түлим һәм ни өчен мин әлеге оешмалардан зыян күрергә тиеш? Зинһар, шушы проблемага ачыклык кертергә ярдәм итегез”, — дип язган социаль челтәрләрдә Роза Исламова.
Әлеге мөрәҗәгатьне ЦУР системасы теркәгән һәм хәл итү өчен тиешле хезмәтләргә җибәргән. Бераздан җавап та килгән. “Комсомол урамындагы 147нче йортның түбәсен ремонтладылар”, — дигән анда башкаланың Октябрь районы хакимияте хезмәткәре Лилия Эрсой.
“Без, Благовещен районының Иске Илек авылында яшәүчеләр, сездән ярдәм сорыйбыз! Безнең авылга кадәр трассадан 6 чакрым коточкыч хәлдә булган ком-таш юл гына бар, анда — гаять зур чокырлар, күлләвекләр, пычрак, сазлык. Җиңел автомобильдә йөрү мөмкин түгел, төбе тия, рельслар буенча баргандай хәрәкәт итәсең, шуннан соң машинаны автосервиска алып барырга туры килә. Ә машинасы булмаган кешенең хәлен күз алдына китерәсездер. Анда җәяү йөреп булмый. Барысының да автомобиль сатып алу мөмкинлеге юк. Ә таксистлар, гомумән, төп трассадан ерак китми, я өстәмә түләү сорый. Өстәвенә, авыл аша шул ук юл буйлап зур йөк машиналары үтә. Югыйсә, юл авыр техника йөрү өчен тәгаенләнмәгән. Без гаделлек урнаштырырга телибез һәм безгә бюджет исәбенә юллар төзүегезне сорыйбыз. Ахыр чиктә, без барыбыз да салымнар түлибез”, — дип җан авазына тиң мөрәҗәгать калдырган авыл халкы.
“23 апрель көнне Иске Илек — Благовещен — Павловка юлыннан грейдер белән үттеләр. Киләчәктә кирәк булганда бу эшләрне кабат башкарачакбыз. 2022-24 елларда әлеге юлны асфальтлау планлаштырылмый. Эш шунда, асфальтлау эшләрен капиталь ремонт кысаларында башкаралар, бу бик күп акча таләп итә торган чара. Хәтта ком-таш катламы салынмаган юллар бар, югары интенсивлыктагы юллар бар, юл-транспорт һәлакәтләре күп булган урыннар бар һ.б. Асфальтлау планына кайсы алдарак кертеләчәге күренеп тора. Без сезнең асфальт юлда йөрергә теләвегезне аңлыйбыз, әмма берьюлы барлык юлларны колачлау мөмкинлеге юк. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, тиешле хезмәтләр юл торышын даими күзәтеп тора һәм юл йөрү өчен кирәкле барлык эшләрне башкара. 26 апрельгә юл буенча йөрергә мөмкин”, — дигән җавап җибәргән республиканың Юл хуҗалыгы идарәсе белгече Кирилл Пригожий.
Кызганычка каршы, Башкортстан ЦУРы системасына ачык люклар турындагы мөрәҗәгатьләр дә еш эләгә – ел башыннан шундый 49 сигнал теркәлгән. Аларның һәркайсы зур бәлагә сәбәп була алыр иде, әмма, бәхеткә, мөрәҗәгатькә тиз арада җавап биргән һәм коеларны япкан битараф булмаган кешеләр һәм хезмәтләр бар. Аларга зур рәхмәт.
Күпчелек очракта люк капкачлары булмавының сәбәбе — урлашу. Аннары алар металл сыныкларын кабул итү пунктларында табылырга мөмкин. Без бу проблеманы бергә хәл итә алабыз — кемдер ачык люкны күреп, тиешле хезмәтләргә хәбәр итә, икенчесе — бурны күреп, кисәтү ясый, ә коммуналь хезмәтләр үз территорияләрендәге һәр люкны контрольгә ала.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас