— Көнбатышның бик зур ресурслар кулланып, инде яшермичә тарихны бозып күрсәтүе шартларында балаларны тәрбияләү эше аеруча актуаль. Асылда, гаилә һәм мәктәп илебез казанышларын киметүгә һәм аның тарихын каралтуга юнәлтелгән пропаганда машинасына каршы тора.
Пропаганданың максаты — халкыбызның ментальлеген, рухын юкка чыгару, үз кагыйдәләрен һәм еш кына сәламәт булмаган кыйммәтләрне көчләп тагу. Күп еллар дәвамында Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары ярдәме белән мәктәп укучыларының Ю. Гагарин Кубогына олимпиадасы, “Мин рәсем ясыйм” балалар рәсеме конкурсы, Бөек Ватан сугышы тарихыннан “Мин хәтерлим. Мин горурланам” һәм “Үлемсез полк” бөтенрусия акцияләре үтә. Бу хәрәкәт аз күләмнәрдән башланды, ә хәзер аның турында барлык мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре дә диярлек белә.
Бу уку елында Гагарин олимпиадасында бөтен республикадан — 140 меңгә якын мәктәп укучысы һәм 32 меңнән артык мәктәпкәчә яшьтәге бала, “Мин хәтерлим. Мин горурланам” олимпидасында 123 меңгә якын укучы катнашты. Узган ел Башкортстан “Үлемсез полк-онлайн” акциясендә катнашучылар саны буенча Русиядә икенче урынны алган иде. Ә быел без янә “Үлемсез полк” колоннасында ветераннар, Ватанны саклаучылар портретлары белән үзебез уза алачакбыз.