Уфада быел 2 февральдә 31 яшьлек Тимур Денисов югалган иде. «ВКонтакте" социаль челтәрендәге “ДПСО „БаРС“ (БашРегионСпас)” волонтерлар төркемендә хәбәр итүләренчә, ул өйдән азга дип кенә чыккан була, тик кире әйләнеп кайтмый. Аның кайда булуы әлегә кадәр билгесез.
“Уфада яшәүче һәр кешедән игътибар итүегезне сорыйбыз, бәлки, сез Тимурны күргәнсездер, яки сезгә аның турында нәрсә дә булса мәгълүмдер. Аны өендә бик көтәләр. Якыннары бик кайгыра һәм өметләрен өзми. Без килгән мәгълүматның һәркайсын тикшерәбез, ләкин аларның берсе дә расланмады”, — дип яза эзләүчеләр.
Аның билгеләре: буе — 170 сантиметр, уртача гәүдәле, коңгырт чәчле, күзләре яшел төстә.
Югалган көнне ул өстенә капюшонлы кара болонья куртка, кара спорт штаны, соры-кара буйлы башлык һәм кара угилар кигән була.
Тимурның кайдалыгын белүчеләр булса, 8-937-3-102-112, яки 112 телефоннары аша хәбәр итүләрен сорыйлар.
Фото: bashinform.ru