

“Кеше китә –− эзе кала”, ди халык. 1941 елның 19 декабрендә Кырмыскалы районының Ибраһим авылында эш сөючән, тырыш гаиләдә дөньяга килгән сөекле картәтием Тимергали Килмөхәммәтов күпләргә үрнәк булырлык тормыш юлы үткән. Бер ел элек аяусыз чир аны 80нче яшендә арабыздан алып китте.
Булачак язучы, галим Тимергали картәтием тәүге тормыш сабакларын үзенең туган авылында ала. Аңа 15 көн дигәндә әтисе Әбделгалим сугышка киткән һәм аннан әйләнеп кайта алмаган. Картәтием Бишавыл-Уңгар урта мәктәбен тәмамлагач, дүрт ел колхозда эшли. Печән дә чаба, җир дә сөрә, хисапчы да, комсомол оешмасы секретаре да була. Дүрт ел әллә ни күп тә түгел сыман. Әмма тормыш университеты аңа гомерлек сабак бирә: туган җирне, хезмәтне яратырга, кешеләрне ихтирам итәргә өйрәтә.
Кечкенәдән әдәбиятны үз иткән картәтием Башкорт дәүләт университетында, арытаба М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында аспирантурада белем ала, кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклый, профессор таныклыгы ала.
Картәтиемнең әдәбияттагы тәүге адымнары Башкорт дәүләт университетында укыган елларга туры килә. Биредә тәүге хикәяләрен яза. Университетны тәмамлаган көннәрдә “Айчуак” дигән повесте басылып чыга. “Йолдыз төсе” дигән тәүге җыентыгы 1968 елда дөнья күрә. Аннан соң бер-бер артлы “Күк тояккай”, “Кашлактагы кешеләр”, “Хаклык үлми” дигән хикәяләр һәм повестьлардан торган китаплар чыгара. Картәтиемнең прозасы, барыннан бигрәк, замандашның тулыканлы, катлаулы образын күз алдына бастыруы, халыкчан характерлар тудыруы, бай телдә язылуы белән үзенчәлекле. Бу җәһәттән “Гомер берәү, дөнья мәңгелек” повесте, “Җанкисәк” хикәясе аеруча зур уңыш казанган. Бу әсәрләре узган гасырның 90нчы елларында башкорт прозасының иң матур үрнәге дип бәяләнгән.
Мәскәү дәүләт университетының гыйльми мәктәбен үтү Тимергали Килмөхәммәтовка киң эрудицияле, үткен карашлы галим булып җитешүгә төп нигез хезмәтен үти. Галим буларак ул башкорт драматургиясенең художестволы тармагын өйрәнүгә зур өлеш керткән. Аның “Мостай Кәрим драматургиясе”, “Драматургия һәм драматурглар”, “Башкорт драматургиясенең поэтикасы” дигән монографияләре – хәзерге башкорт әдәбият гыйлеменең зур казанышлары исәбендә.
Каләм остасының хикәя һәм повестьлары – югары зәвыклы, нәфис, интеллектуаль проза. Әсәрләрендәге күренешләр авторның башыннан үткәннәр, күргән-кичергәннәренә туры килә. Шушы җәһәттән аеруча игътибарга лаек бер мисал. “Урман моңы”, “Берәдәк”, “Бер көн – бөтен гомер” хикәяләрендә Инҗәр елгасы образ-пейзаж рәвешендә тасвир ителә.
Картәтием авыр сугыш елларында, сугыштан соңгы йончу чорларда халык ни күрсә, шуны күргән, халык ни кичерсә, шуны кичергән шәхес. Шуңа күрә аның әсәрләрендәге автобиографик мотивлар гомум халык торышына, заманның тарихи чынбарлыгына килеп кушыла, шуларны тере бер кеше образы аша сынландырып, күз алдына бастыра.
Тимергали Килмөхәммәтов иҗатының икенче бер көчле канаты− – әдәбият гыйлеме һәм әдәби тәнкыйть. Ул бөек башкорт мәгърифәтчесе Мөхәммәтсәлим Өметбаевның иҗтимагый эшчәнлеген, әдәби һәм фәнни мирасын киң катлам укучыларга җиткерү, тормыш юлын тулы, эзмә-эзлекле күз алдына бастыру юнәлешендә бик зур эш башкарган.
Кадерле кешемнең фәндәге янә бер зур әһәмияткә ия үрнәге – иҗади портретлар. “Халыкчанлык көче” дигән бай эчтәлекле җыентыгында Һәдия Дәүләтшина, Зәйнәп Биишева, Баязит Бикбай, Мостай Кәрим, Шәриф Биккол, Әсгать Мирзаһитов, Кадим Аралбай кебек язучы, галимнәрнең иҗади портретлары урын алган. Нигезле гыйльми күзәтүләрнең бай, халыкчан, нәфис тел аша тасвирлануы иҗади портретларны укымлы һәм үтемле иткән.
Картәтиемнең гыйльми эшчәнлегендәге янә бер гөлләмә –₋ театраль рецензия. Аларны ул студент чагында ук язган. М. Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында яңа куелган спектакльләр турында бик күп мәкаләләр бастырган. Салават башкорт драма театрының Фәрит Исәнгулов романы буенча куелган “Арыш башагы”, Гайфулла Вәлиевның “Бәхет кошы” пьесасы буенча спектакльләргә, Казан театрларының Уфада гастроль вакытында күрсәтелгән сәхнә әсәрләренә рецензияләре дөнья күргән.
Узган гасырның 90нчы елларында картәтиемнең фәнни эшчәнлегенә, Башкорт дәүләт университетының журналистика кафедрасы мөдире итеп тәгаенләнүгә бәйле, журналистика гыйлеме дә килеп кергән. Аның фән дөньясындагы хезмәтләре югары бәһа алган. Ул – филология фәннәре кандидаты һәм докторы, профессор, Русия Федерациясенең югары һөнәри белем бирү өлкәсенең мактаулы хезмәткәре; БАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән, “Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе” дигән мактаулы исемгә, Мөхәммәтсәлим Өметбаев, Зәйнәп Биишева исемендәге премияләргә лаек булган.
Сөекле кешем 40 елга якын гомерен Башкорт дәүләт университетына багышлады. Шушы дәвер эчендә аннан сабак алган йөзәрләгән студент – бүген танылган укытучылар, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләре, мәдәният хезмәткәрләре. Шулай ук аның университетта иң зур казанышы – яшь язучылар һәм квалификацияле яшь журналистлар әзерләүгә керткән хезмәтедер. Башкорт әдәбияты һәм фольклоры кафедрасында укыткан дәвердә ул 15 ел буена “Шоңкар” әдәби түгәрәгенә җитәкчелек итә. Шул чакта күпме шагыйрь, прозаик, күпме драматург, публицист, тәнкыйтьче иҗат канатларын ныгыткан түгәрәктә.
Картәтием, тынгысыз әдәби, фәнни иҗат, педагогик эшчәнлек алып баруга карамастан, җәмәгать тормышында катнашып яшәргә дә өлгерә. Башкортстан Язучылар берлегендә актив эш алып бара. Язучыларның гомуми җыелышларында, юбилей яки иҗат кичәләрендә, укучылар белән очрашуларда, әдәби лекторийларда чыгыш ясый.
Тимергали картәтием һәрьяклап үрнәкле шәхес булды. Кызы Зөһрә (әнием), улы Азамат өчен һәрвакыт өзелеп торды. Кызганычка каршы, Азамат абый яшьли вафат булды.
–−Кодабыз Тимергали Әбделгалим улының – тормыш юлы чын-чыннан матур тарих булды. Улыбыз Рөстәм аларның кызлары Зөһрә белән кыска, әмма матур гомер кичерделәр. Үкенечкә каршы, улыбыз фаҗигале рәвештә һәлак булды. Әмма еллар үтсә дә киленебез Зөһрә, кодабыз Тимергали, кодагыебыз Саҗидә белән туганнарча аралашып яшәдек, яшибез, арага җил-яңгыр тидергән юк. Тимергали кодабыз ифрат туган җанлы, төпле, акыллы, шат күңелле, сабыр, көчле рухлы, тормышка гашыйк, туганнар, кода-кодагыйлар арасында бердәмлекне, дуслыкны, татулыкны ныгытучы күпер иде, –₋ ди Дүртөйле шәһәрендә яшәүче, гомерләрен медицинага багышлап, хаклы ялга чыккан мәрхүм әтием Рөстәмнең әти-әнисе, картәти-картәнием Рита һәм Фәнил Әхмәтовлар.
...Тимергали картәтиемнең вафат булуына бер ел. Менә-менә бусагадан елмаеп килеп керер дә: “Хәлең ничек, улым? Сагындым!” –− дип кочаклап алыр сыман. Исеме һәрвакыт күңел түрендә! Барысы өчен дә рухы алдында баш иям, шундый билгеле шәхеснең оныгы булуыма чиксез горурланам һәм шатмын. Караңгы гүре якты, рухы шат, урыны оҗмахта булсын!
Кадерлебез!
Юксынабыз сине, сагынабыз,
Ерактыр шул безнең аралар.
Фәрештәләр юлдаш булсын сиңа,
Ирешсеннәр хәер-догалар.
Сине кайтарулар мөмкин түгел,
Безнең язмыш Ходай кулында.
Авыр туфракларың җиңел булсын,
Син һәрвакыт безнең күңелдә!
Искәндәр ӘХМӘТОВ,
Башкорт дәүләт медицина университетының стоматология факультеты ординаторы.