+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
6 Май 2022, 16:05

ЦУР: "Түбәдән су үтми, подъезддан ис килми"

Нефтекамада түбәдән су үтү аркасында 7 катка кадәр фатирларны су баскан иде.

ЦУР: "Түбәдән су үтми, подъезддан ис килми"ЦУР: "Түбәдән су үтми, подъезддан ис килми"
ЦУР: "Түбәдән су үтми, подъезддан ис килми"


Бу хакта Башкортстан ЦУРы социаль челтәрләрендәге үз сәхифәләрендә яза.

"Нефтекамадагы Комсомол проспекты буенча 43нче йортта яшәүчеләрнең шикаятьләре апрель башында «Инцидент-менеджмент»ка эләкте. Фатирларда һәм подъездда дымлылык, сасы ис, дип язганнар.

Без, Башкортстан ЦУРы, мөрәҗәгатьне шәһәр хакимиятендәге коллегаларыбызга тапшырдык. Эшкә оператив рәвештә тотындылар, әмма проблеманы тулысынча хәл итү өчен бер айга якын вакыт кирәк булды.

Иң элек идарәче компания хезмәткәрләре су басуны туктату өчен су җыю өчен савытлар урнаштырганнар. Аннан соң алар тикшерү үткәрделәр, кирәкле эшләрнең төрләрен һәм күләмнәрен билгеләделәр. Җылы коры һава торышы урнашкач, түбәне һәм подъездны ремонтладылар", - дип язган Башкортстан ЦУРы.

Традиция буенча, фотоотчет та тәкъдим ителә.

Фото: Башкортстанның ЦУРы.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас