Утырышта Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Тамара Тансыккужина, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев, авыл хуҗалыгы министры урынбасары Юрий Лысов, шулай ук депутатлар – эшче төркем әгъзалары катнаштылар.
Алар азык-төлек базарындагы агымдагы бәяләр, яшелчә саклагычларның торышы һәм халыкка авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча ярминкәләр уздыру планнары турында фикер алышты.
Утырышны ачып, Хәлил Рәхимов, март башында ажиотаж ихтыяҗ фонында сизелерлек үсеш күрсәткән азык-төлек бәяләре хәзерге вакытта бераз тотрыкланды, дип билгеләп үтте. Шул ук вакытта аерым товарлар уртачадан күбрәк кыйммәтләнде. Республикада бәяләр мониторингы 52 товар позициясе буенча алып барыла, шуларның 32се – азык-төлек товарлары, 20се — азык-төлек булмаган товарлар.
Алексей Гусев сүзләренә караганда, ел башыннан азык-төлек товарларына бәяләр уртача 11,7 процентка арткан.
— Бәяләр үсешенең төп сәбәбе — логистика һәм җитештерү чылбырлары өзелү, тышкы санкцияләр фонында чит ил товарларын кайтару кимү, шулай ук сумның йомшаруы һәм аерым товарларга кулланучылар ихтыяҗының артуы. Бүгенге көндә товар киштәләрдә кирәкле күләмдә бар. Марттагы кебек ажиотажны күзәтмибез, — диде ул.
Шул ук вакытта “борщ җыелмасы”нда сизелерлек үсеш күзәтелә. Иң күбе кәбестә кыйммәтләнде — ике тапкыр диярлек. Суган бәясе — 69, кишер — 64, бәрәңге 24 процентка арткан. Бу узган җәйдәге начар һава шартлары белән бәйле, шуның аркасында әлеге продукция запасы аз калган.
Тик хәзер көньяк республикалардан яңа уңыш китерү фонында яшелчә бәяләре төшә башлады. Сөт продуктларыннан акмай (27 процентка) һәм сөт (12 процентка) кыйммәтләнде. Ит бәяләре аз темплар белән үсә. — Бәяләр тотрыклырак булсын өчен ике юнәлештә эшләргә кирәк: урында җитештерелгән товарларны тәкъдим итүне арттырырга һәм продукциянең ахыргы бәясенә тәэсир итүче товар үткәрүче чылбырларны камилләштерергә, — диде министр.
Моннан тыш, халыкны азык-төлек товарлары белән тәэмин итү өчен республикада даими рәвештә авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза. Кризис күренешләрен җиңү өчен республика Хөкүмәте тарафыннан берничә чара эшләнгән. Аерым алганда, автолавкалардан мобиль сәүдәне һәм ташламалар бирү юлы белән кулланучылар кооперациясе системасын үстерү, шулай ук күпләп сату-бүлү сәүдәсен һәм күпләп сату базарларын республиканың өстенлекле инвестицион проектларына кертү турында карар кабул ителде.
— Безнең мониторинг бәяләрнең, чыннан да, тотрыклануын күрсәтте, — дип нәтиҗә ясады Алексей Гусев. — Күп кенә позицияләр буенча без кимү күрәбез. Ритейл киштәләрендә төбәк һәм федераль товарларга кытлык күзәтелми. Республикада яшелчә саклагычлар булдыру һәм аларның әзерлеге турындагы мәгълүмат белән авыл хуҗалыгы министры урынбасары Юрий Лысов чыгыш ясады.
Эшче төркем әгъзалары, шулай ук, товарларның сыйфаты һәм фальсификациясе проблемасы турында фикер алышты, азык-төлек җитештерүчеләргә һәм сәүдә предприятиеләренә ярдәм итү буенча тәкъдимнәрне карады.