"Бәрелештән соң ике машина да янып китә, «Volkswagen»дагы 1992 һәм 1993 елларда туган ике ир һәлак була. Тагын өч кеше (1988 елда туган ир, 1992 елда туган хатын һәм 2013 елда туган кыз) район үзәк дәваханәсенә салынган, алар аңында". - дип хәбәр иткәннәр иде ЮХХДИдан.
Кызганычка каршы, сабый да алынган җәрәхәтләрдән вафат булган.
Кичә республика юлларында биш кеше һәлак булды. Юлларда сак булсагыз иде.
Фото: башинформ