+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 Май 2022, 07:40

«Дюртюлимелиоводстрой» соңгы тапкыр кисәтелде

Атналык оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгының социаль коммуникацияләр буенча идарәсе башлыгы Елена Прочаковская чыгышы да тыңланды.

«Дюртюлимелиоводстрой» соңгы тапкыр кисәтелде«Дюртюлимелиоводстрой» соңгы тапкыр кисәтелде
«Дюртюлимелиоводстрой» соңгы тапкыр кисәтелде

2-10 майда ЦУР системаларына 3493 мөрәҗәгать кергән, бу узган елның шушы чорына карата 1233кә күбрәк. Һәрвакыттагыча, халыкны күбрәк төзекләндерү, юллар, хәвефсезлек, социаль яклау, торак-коммуналь хуҗалык, сәламәтлек саклау, чүп чыгару проблемалары ныграк борчый.

Аерым алганда, Елена Анатольевна кайбер районнарда чүп чыгаруга бәйле катлаулы хәл турында хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, чүпне вакытында чыгаруга мөрәҗәгатьләр Бөре, Илеш һәм Тәтешле районнарында яшәүчеләрдән кергән. Алда аталган барлык территорияләр «Дюртюлимелиоводстрой» төбәк операторы җаваплылыгында.

Радий Хәбиров Табигатьтән файдалану һәм экология министры вазыйфаларын башкаручы Нияз Фазыловка һәм республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаровка «Дюртюлимелиоводстрой» төбәк операторы буенча ахыргы карарны кабул итүне йөкләде.

Исегезгә төшерәбез, «Дюртюлимелиоводстрой» төбәк операторы элегрәк тә Хөкүмәтнең күз уңында иде. Компаниягә барлык торак пунктларда чүп-чарны вакытында җыюны җайга салырга, контейнерлар сатып алырга, тулаем алганда, эшне 2022 елның 1 июленә кадәр нормальләштерергә мөмкинлек бирелде. Югыйсә, аның белән килешүне өзәргә вәгъдә иттеләр.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас