+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 Май 2022, 05:30

Халык йоласы – тәрбия үрнәге

Илеш районының Исәнбай авылында “Карга боткасы” бәйрәме гөрләп узды.

Халык йоласы – тәрбия үрнәгеХалык йоласы – тәрбия үрнәге
Халык йоласы – тәрбия үрнәге

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, эчкечелекне профилактикалау буенча нәтиҗәле эш алып барылган авылларны ачыклау һәм бүләкләүне күздә тотып, республикада игълан ителгән “Аек авыл” конкурсы районнарда кызыксыну уятты. Конкурс шартлары буенча “Аек авыл” исеменә дәгъва итүчеләр бәйгенең берничә этабында катнашырга, эчкечелеккә каршы көрәш буенча чаралар үткәрергә, төрле аңлату эшләре алып барырга тиеш. Әйтергә кирәк, конкурска җәмәгатьчелек кенә түгел, урындагы власть органнары да кушылды. Районнар күләмендә шушы конкурсның тәүге этабында, әлеге акциядә республика дәрәҗәсендә чыгыш ясаячак авыллар ачыкланган иде. Илеш районының Исәнбай авылы — шундый лаеклыларның берсе. Биредә “Аек авыл” конкурсы кысаларында байтак чаралар оештырылды.

Исәнбай — бу төбәктәге милли бизәкләрнең яңа төсләр белән балкуын, аек тормышның нәтиҗә­лелеген, яшәү чишмәсенең саекмавын матур эшләр белән исбат иткән авыл. Аның хакимияте башлыгы Фәгыйтьҗан Зарипов әйт-мешли, сәламәт милләтнең нигезе аек кеше булуын авылдашларның ипле һәм үрнәкле тормышлары күрсәтеп тора.
Исәнбайда бик зурлап “Шәҗә­рә бәйрәме” үткәргәннәр иде. Шунысы аерым игътибарга лаек: монда оештырылган чаралар — “Шәҗәрә бәйрәме” һәм авыл өлкәннәрен зурлауга багышланган кичәләр, аш-су осталары конкурсы булсынмы — халкыбызның гасырлар буена яшәп килгән гореф-гадәтләрен, әхлак кагыйдәлә-рен, йолаларны, милләтебезнең рухи байлыгын саклап, киләчәк буынга түкми-чәчми җиткерү максатыннан һәм патриотик рухта оештырыла.
Халкыбызның элек бик популяр булган, зурлап, күңелле итеп үткәрелгән язгы бәйрәмнәренең берсе — “Карга боткасы”. Шушы көннәрдә, конкурс шартларын үтәү, авылда бу көннәрдәге бәй­рәм рухына яңа эчтәлек бирүне күздә тотып, “Карга боткасы” йоласын яңарттылар. Бу йола бәйрәме бик борынгы заманнардан ук килә. Төркиләр тәңрегә табынган вакытлардан ук.
Фольклорчылар язмаларында бәян ителгәнчә, элек-электән бу көнне һәркем матур итеп киенгән, балалар, өйдән-өйгә йөреп күчтә-нәч җыйган. Хуҗаларга рәхмәт әйтеп, изге теләкләр теләгән. Халыкны бәйрәмгә чакырган. Шулай авылны урап үткәннән соң, ярма, май, сөт алып, табигатьнең иң күркәм җиренә — кардан ачыла башлаган су буйларына, кырларга яисә тау битләренә җыелганнар. Учак тергезеп, казан асканнар, ботка пешергәннәр. Ботка пешкән­че, төрле уеннар уйнаганнар, җыр­лар җырлаганнар, такмаклар әйтешкәннәр. Аннан соң, бергә­ләп, ботка ашаганнар. Каргаларга да өлеш чыгарылган.
Хәер, өлкәнрәк буын яхшы хәтерли, игенчелек белән дан тот­кан Илеш төбәгендә совет чорында да балаларны яланнарга алып чыгып, “Карга боткасы” йоласын үтәү гадәте бар иде.
— Халкыбызның традиция­ләрен, гореф-гадәтләрен саклау максатыннан, аларның тәрбияви әһәмияте зур булганга, әлеге чараны яңарттык. Хәзерге вакытта районның байтак авылларында “Карга боткасы” бәйрәме матур итеп үткәрелә, — диде Фәгыйть-җан Газизҗан улы.
“Карга боткасы” бәйрәме авыл мәдәният йорты каршындагы мәйданда узды. Авыл бәйрәменә килгән кунакларны мәдәният йорты алдында үзенчәлекле техника күргәзмәсе каршы алды. Анда ни генә юк: печән чапкыч та, бәрәңге утырткыч һәм алгыч та, тимердән чүкеп-бөгеп ясалган утыргычлар да, атларны еракка йөртү өчен ясалган тагылма арба да — һәр­кайсы Исәнбай авылы уңганна-рының оста куллары белән ясал­ган. Мәйдандагы тирмәләрдә кул эшләреннән, иҗат җимешлә­рен­нән оештырылган мавыктыргыч күргәзмә дә оештырганнар иде. Чигелгән картиналар, диван-урындыкларга япмалар, кофта, свитер һәм оекбаш, бияләйләрдә бер бизәк тә кабатланмаган. Авылның аш-су осталары әзерләгән ризыкларга карагач ук авыз сулары килерлек.
“Аек авыл” конкурсы кысасында үткән бу чарада катнашырга һәм тамаша кылырга Исәнбайга Илеш районының байтак авыллары вәкилләре, һәвәскәрләре кил­гән иде. Аларның зәвык белән бизәлгән авыл сәхнәсендәге җыр-биюләрен тамашачылар бик җы­лы кабул итте.
Исәнбайдагы чарада, шулай ук, Илеш район Советы секретаре Игорь Никифоров, район хакимияте башлыгы урынбасары Рамил Хәертдинов, мәдә­ният бүлеге начальнигы Рөстәм Әхмәдишин, район башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе Илшат Сибәгатуллин, авыллар хакимият­ләре башлыклары катнашты.
Җыелучылар алдында чыгыш ясап, Игорь Никифоров болай диде: “Социаль-көнкүрешне тагы да яхшырту өчен Илеш районы, шул исәптән Исәнбай авылы, республикада игълан ителгән программаларда актив катнаша һәм матур нәтиҗәләргә ирешә. Сәла­мәт яшәү рәвешен пропаган­далау­чы менә шушы аеклык конкурсы да актив тормыш позиция­сендә торучы исәнбайлыларның яшәешен тагын да матурлауны күздә тота”.
Бу көнне олысы да, кечесе дә рәхәтләнеп күңел ачты. Күмәк уеннар, җыр-моң тынып тормады. Карга боткасы телеңне йотарлык тәмле иде. Теләгән һәр кеше кайнар чәй һәм авыл уңганнары пешергән камыр ашларыннан авыз итте.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас