Бу хакта Республика Башлыгының социаль коммуникацияләр буенча идарәсе башлыгы Елена Прочаковская атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә хәбәр итте. Әйтик, социаль хезмәт күрсәтү буенча мөрәҗәгатьләр федераль бюджеттан түләүләр тәртибендәге үзгәрешләр белән бәйле. Кешеләргә аңлатмалар кирәк.
Мондый сорауларны атна дәвамында 635 тапкыр биргәннәр, бу, узган атна белән чагыштырганда, 205кә кимрәк.
Төзекләндерү буенча 627 һәм 431 мөрәҗәгать юллар торышы буенча килгән.
Аналитика күрсәткәнчә, атна эчендә иң зур үсеш каты көнкүреш калдыкларын чыгару темасына карата күзәтелгән. 25 апрельдән 1 майга кадәр халык социаль челтәрләргә 123 мөрәҗәгать җибәрсә, соңгы атнада – 223 мөрәҗәгать. Шул ук вакытта шикаятьләрнең иң күбе Бөре, Илеш, Тәтешле һәм башка районнарга туры килгән, аларда «Дюртюлимелиоводстрой» компаниясе хезмәт күрсәтә.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгына килеп туган хәлнең сәбәбен ачыкларга кушты.
Фото: сайт Главы РБ