+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 Май 2022, 08:50

Калтасыда юллар төзекме?

Бу хакта Башкортстан ЦУРы социаль челтәрләрдәге үз сәхифәләрендә яза.

Калтасыда юллар төзекме?Калтасыда юллар төзекме?
Калтасыда юллар төзекме?


"Калтасы районында яшәүченең чокырларны ямау ярдәм итми дигән мөрәҗәгатен 2022 елның 5 апрелендә Башкортстан ЦУРы мәгълүмат системалары теркәгән.
Бу юл өчен республиканың юл хуҗалыгы идарәсе җавап бирә. Без бу участок буенча планнарны ачыкладык.
2022 елның 6 маена Краснохолм - Нефтекама юлы участогында бер километр озынлыктагы иске катламны тергезгәннәр. Юлның калган өлешендә чокырларны ремонтлау май ахырына кадәр дәвам итәчәк.

2022 елның 1 гыйнварыннан 10 маена кадәр Башкортстан ЦУРы юлларны ремонтлау темасы буенча 1609 хәбәр эшкәрткән. 2021 елның шул ук чорында - 741гә кимрәк. Бу тема, гадәттәгечә, мөрәҗәгатьләр арасында күпчелекне тәшкил итә, кыштан соң юл төзүчеләрнең эш күләме зур. Шуңа күрә республикада юл ремонтлау нәтиҗәләре турында без әле түбәндәге постларда сөйләячәкбез", - дип яза ЦУР.

Фото: Башкортстан ЦУРы

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас