+13 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 Май 2022, 12:30

ЦУР: Бала пособиеләре һәм башкалар турында

Май бәйрәмнәре вакытында республика халкының социаль челтәрләрдәге мөрәҗәгатьләре структурасы бераз үзгәрде.

ЦУР: Бала пособиеләре һәм башкалар турында
ЦУР: Бала пособиеләре һәм башкалар турында
Юлларны ремонтлау һәм төзекләндерү буенча гадәти сорауларга балалар пособиеләре дә өстәлде.

Исегезгә төшерәбез: 1 апрельдән 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәр балалары булган гаиләләр яңа пособиегә исәп тота ала. Элек аны ялгыз ата-аналар гына ала иде, хәзер түләүгә гаризаны түбән керемле барлык гаиләләр дә бирә ала. Шарты – айлык керем яшәү минимумыннан түбәнрәк булса, Башкортстанда ул 11009 сум тәшкил итә.

Исәпләүләр турында тулырак мәгълүмат – сылтама буенча: https://pfr.gov.ru/grazhdanam/8_to_17_years.

Бүген, 12 майда, Башкортстан ЦУРының туры эфирында тагын нәрсә турында сөйләштеләр? Мәсәлән, Аскын районы хакимияте башлыгы Динис Йосыпов бастырып чыгарган видеоны күрсәттеләр. Анда "Катюша" җырын Бөек Ватан сугышы ветераны Муллахан Нурисламов һәм аның туруны башкаралар. Аларның яшь аермасы - 102 ел. Һичшиксез, карагыз әле: https://vk.com/wall4289225_3721.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: