+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
12 Май 2022, 11:55

ЦУР: "Барысы да конкрет очракка бәйле"

ЦУРга килгән чираттагы мөрәҗәгать тикшерелде.

ЦУР: "Барысы да конкрет очракка бәйле"ЦУР: "Барысы да конкрет очракка бәйле"
ЦУР: "Барысы да конкрет очракка бәйле"


"Благовещенскида «Торгремстрой» идарәче компаниясе яз көне Седов урамындагы 107нче йорт ишегалдында таганнарны ремонтларга планлаштыра. Кышын таганнарны сүтеп, детальләргә заказ бирделәр. Запас частьләр китерү генә озакка сузылды.

Халык исә социаль челтәрләрдә таганнарны алыштыру турында янә сорау бирде. Аны Башкортстан ЦУРы мәгълүмат системалары теркәде.

Без район хакимиятендәге коллегалары белән элемтәгә кердек. 13 апрельгә кадәр балалар мәйданчыгына хезмәт күрсәтүче идарәче компания хезмәткәрләре иске таганны алмаштырдылар. Ә 5 майда - икенчесен. Әйе, йортта яшәүчеләргә план буенча ремонт ясалганын көтәргә туры килде. Әмма бит хәвефсезлек - беренче урында. Таганнарны алыштыру, шәһәрчекне ремонтлау, чисталык урнаштыру.

2-10 май көннәрендә Башкортстан ЦУРы җәмәгать территорияләрен төзекләндерү темасы буенча 453 хәбәр эшләде. Кайчагында проблеманы тиз генә хәл итеп була, кайвакыт бик тиз дә килеп чыкмый. Барысы да конкрет очракка бәйле. Барыгызга да яхшылык телибез!" - дип яза ЦУР.

Фото: ЦУР.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас