+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 Май 2022, 21:55

Донбасска ярдәм итәбез

Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары бер көнлек хезмәт хакын Донбасска ярдәм итүгә күчерү турында карар кабул итте.

Донбасска ярдәм итәбез
Донбасска ярдәм итәбез

Акча Луганск Халык Республикасының Красный Луч шәһәрендә яшәүчеләр ихтыяҗларына тотылачак.

– Республиканың Красный Луч белән аерым мөнәсәбәтләре бар, - диде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. – Бу шәһәр янында Бөек Ватан сугышы елларында генерал-майор Миңнегали Шәйморатов җитәкчелегендә легендар 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе фашистлар белән көрәште. Ул шунда туганнар каберлегендә җирләнгән. Бүген биредә яшәүчеләр бик авыр шартларда яши. Республика кулдан килгәнчә ярдәм итә.

Шушы көннәрдә республикага чираттагы, җиденче гуманитар конвой юл алды, Башкортстан мәҗбүри күченүчеләрне кабул итте. Без бу хәлдә теләсә нинди ярдәм, шул исәптән финанс ярдәме дә урынлы булачагын аңлыйбыз. Шул уңайдан мин һәм хезмәттәшләрем бер көнлек хезмәт хакын Красный Луч халкына ярдәм итүгә күчерү турында карар кабул итте.

Шулай ук Стәрлетамак шәһәр хакимияте хезмәткәрләре дә бер көнлек хезмәт хакын Луганск Халык Республикасының Красный Луч шәһәрендә яшәүчеләргә ярдәмгә күчерү турында карар кабул итте.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: