+13 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 Май 2022, 10:30

“Фатирларда — дымлы, сасы ис...”

Республика белән идарә итү үзәге ярдәмендә Нефтекамада йорт түбәсе һәм подъезд ремонтланды.

“Фатирларда — дымлы, сасы ис...”
“Фатирларда — дымлы, сасы ис...”
Кемгәдер бу проблемалар вак һәм әһәмиятсез булып тоелырга мөмкин — җимерек подъезд ишеге, почта тартмалары, ватык колонкалар... Ләкин кешеләр зарлана, ә Башкортстан ЦУРы командасы, урыннардагы коллегалары белән берлектә, бу проблемаларны тиз арада хәл итү хәстәрен күрә.

Менә шундый берничә очрак. Уфадан бер кеше СССРның 50 еллыгы урамындагы 45/1 йортның подъезд ишегеннән язуны җуеп ташлауны сорап язган. Әлеге мөрәҗәгатьне Башкортстанның ЦУР системасы теркәгән һәм башкаланың Октябрь районы хакимиятенә юллаган. Ишекне чистартканнар һәм хәтта буяп та куйганнар.
Уфада яшәүче тагын бер хатынның мөрәҗәгатенә сәбәпче — Пролетар урамында агып утыручы колонка. ЦУР системалары аны теркәгәннән соң, проблеманы хәл итүгә Совет районы хакимияте хезмәткәрләре кушылган. Су агуны туктатканнар — хәзер ул исраф ителмәячәк.
Башкаланың Мушников урамындагы 10нчы йортта яшәүчеләрне почта тартмаларының торышы хафага салган. Аларның берсе социаль челтәрләрдә шикаять язган. Калинин районы хакимиятенә хәбәр биргәч, ЖЭУ хезмәткәрләре почта тартмаларын ремонтлап куйган.
Уфаның Октябрь проспектындагы балалар филармониясе янындагы баскычның ни хәлдә булуы турында башкала халкы социаль челтәрләрдә 29 апрельдә язган. “Ватык баскычлар — аяклары авырткан кешеләр һәм коляскалы әниләр өчен чын киртә”, — дип ярдәм итүне үтенгән алар. Республика белән идарә итү үзәгенең мәгълүмат системалары проблеманы теркәгәннән соң, мониторинг бүлеге хезмәткәрләре бу хакта Уфаның Совет районына оператив рәвештә хәбәр иткән. 5 майда Совет районының төзекләндерү хезмәте хезмәткәрләре баскычларны яңадан тергезгән. Бераз саннар: 2022 елның 1 гыйнварыннан 5 маена кадәр Республика белән идарә итү үзәге җәмәгать территорияләрен төзекләндерү темасы буенча 618 хәбәр эшләгән. 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 210 хәбәргә күбрәк”.
Нефтекамада түбәдән су үтү аркасында 7нче катка кадәр фатирларны су баскан иде. Бу хакта Башкортстан ЦУРы социаль челтәрләрдәге үз сәхифәләрендә яза. “Нефтекамадагы Комсомол проспекты буенча 43нче йортта яшәүчеләрнең шикаятьләре апрель башында “Инцидент-менеджмент”ка эләкте. “Фатирларда һәм подъездда дымлылык, сасы ис”, дип язган алар. Без, Башкортстан ЦУРы, мөрәҗәгатьне шәһәр хакимиятендәге коллегаларыбызга тапшырдык. Эшкә оператив рәвештә тотындылар, әмма проблеманы тулысынча хәл итү өчен бер айга якын вакыт кирәк булды. Иң элек идарәче компания хезмәткәрләре су басуны туктату максатында су җыю өчен савытлар урнаштырды. Аннан соң алар тикшерү үткәрде, кирәкле эшләрнең төрләрен һәм күләмнәрен билгеләде. Җылы, коры һава торышы урнашкач, түбәне һәм подъездны ремонтладылар”, — дип җавап бирә Башкортстан ЦУРы.
Стәрлетамак — Стәрлебаш — Федоровка автомобиль юлының Яңа Отрадовка авылы тирәсе коточкыч хәлдә булган. Бу хакта әле мартта ук урындагы халык социаль челтәрләрдә язган. Башкортстан ЦУРы шунда ук эшкә кушылды. Һава торышы ничек булуына карамастан, юлчылар трассаның машиналар йөрү өлешен чагыштырмача тәртипкә китергән. Ә бераз соңрак, җәйге чорда, Стәрлетамак — Стәрлебаш — Федоровка автоюлында ремонт планлаштырылган. Дөрес, юлның аерым участокларында гына. Әлбәттә, халык барысын да берьюлы тәртипкә салуны тели. Әмма һәр нәрсә — үз чиратында.
Бераз саннар: агымдагы елның 1 гыйнварыннан 4 маена кадәр Башкортстан белән идарә итү үзәге юлларны ремонтлау темасына 836 хәбәр алып эшкәрткән. Чагыштыру өчен: 2021 елның шул ук чорында — 200 мөрәҗәгатькә азрак (636).

Резеда ГАЛИКӘЕВА.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: