+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 Май 2022, 08:15

Нуриманда мотоблок каплану нәтиҗәсендә кеше үлгән

Башкортстанда яшәүче кеше мотоблок каплану нәтиҗәсендә үлгән. Бу аянычлы хәл 13 май иртәсендә Нуриман районы Красный ключ авылының Калинин урамында булган.

Нуриманда мотоблок каплану нәтиҗәсендә кеше үлгәнНуриманда мотоблок каплану нәтиҗәсендә кеше үлгән
Нуриманда мотоблок каплану нәтиҗәсендә кеше үлгән

Башкортстан буенча ЮХХДИ матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 60 яшьлек ир «Нива» мотоблогы руле артында урамның таулы урынына күтәрелгәндә мотоблокның двигателе сүнгән һәм ул аска тәгәрәп төшеп капланган. Авария нәтиҗәсендә ир-егет үлемечле авыр тән җәрәхәтләре алган.
Фаҗиганең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.

Фото: Башкортстан буенча ЮХХДИ

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас