+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 Май 2022, 13:50

ЦУР: базлар ябулымы?

Сез балаларга ярамый торган җиргә менүне тыеп карадыгызмы?

Уфада яшәүче бер ир Радий Хәбировның социаль челтәрләрендә Парк урамындагы 10нчы йортта урнашкан хуҗасыз баз турында борчылуын белдергән. Ул ашыгыч рәвештә әлеге базны күмүне сорый - 47нче гимназиянең башлангыч сыйныф укучылары бу урында уйнарга өйрәнгән.

Мондый базлар Уфада 40 ел элек популяр булган – аларда бәрәңге һәм башка яшелчәләр, өйдәге кирәкмәгән чүп-чар сакланган. Хәзерге вакытта мондый баздан берәү дә файдаланмый, әмма малайлар бик теләп аларда уеннар өчен штаблар оештыра.

Аның 2022 елның 11 маендагы мөрәҗәгатен Башкортстан ЦУРы мәгълүмат системалары тотты. Без мәгълүматны Уфа шәһәренең Октябрь районы хакимиятеннән коллегаларыбызга тапшырдык һәм алар оператив рәвештә эшкә тотынды.

Шул ук көнне Парк урамындагы территорияне тикшерделәр, хуҗасыз базны күмү эшләре тулы күләмдә башкарылды. Битараф булмаган кешегә рәхмәт - аның уяулыгы аркасында бәхетсезлек очракларыннан котылып кала алдык.

ЦУР: базлар ябулымы?
ЦУР: базлар ябулымы?
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: