Уфада 19 яшьлек Эмиль Мөфтахов хәбәрсез югалган. Егетнең кайда булуы 12 майдан бирле билгеле түгел. Бу хакта “Лиза Алерт” эзләү төркеме волонтерлары хәбәр итә.
Аның аерым билгеләре: буе 178 сантиметр, уртача гәүдәле, кара чәчле, күзләре коңгырт.
Югалган көнне өстендә капюшонлы кара куртка, кара күлмәк, кырыйдан кызыл-ак буй төшкән зәңгәр төстәге трико булган.
Эмиль турында нинди дә булса мәгълүматка ия булган һәркемгә 8-800-700-54-52 яки 112 телефоннары аша шалтыратуны сорыйлар.
Фото: vk.com