Башкортстанда май аенда алкоголь сатуны чикләячәкләр.
Бу тыю мәгариф учреждениеләрендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме үтүенә бәйле.
Башкортстан Сәүдә һәм хезмәтләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, чикләү ваклап сатуга кагыла, җәмәгать туклануы предприятиеләренә кагылмый.
Хәмер сатуны тыю ике көн гамәлдә булачак:
18 май - 9 нчы сыйныф укучылары өчен "Соңгы кыңгырау";
25 май - 11нче сыйныф укучылары өчен "Соңгы кыңгырау".
Фото: кп.ру