“Безнең «Патриот» паркында парашют-десант каланчасын монтажлауны төгәлләделәр. Хәзер аны тиешенчә файдаланырга мөмкин. Каланчаның биеклеге 30 метр, ул яшь парашютчылар сикерүләрен сынап карау өчен кирәк. Билгеле булганча, республикада мондый каланча бердәнбер нөсхәдә һәм ул безнең «Патриот» паркының бер үзенчәлегенә әверелер дип уйлыйм.
P. S.: белгечләр каланчадан сикерү самолеттан да куркынычрак, диләр,чөнки күктә җирне күрмисең һәм куркынычны бәяләү мөмкин түгел, тик, аның каравы, каланчадан сикерүдә парашют ачылмаска мөмкин”, — дип язган Азат Бадранов.
Фото: lkrus.com