“2021 елның көзендә паркта спорт һәм күпфункцияле мәйданчыклар, йөгерү юлы барлыкка килде. Барысына да муниципалитет һәм авыл халкының «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль программасында катнашуы аркасында ирешелде.
Заманча яктырту, кече архитектура формалары, аллея һәм төзекләндерелгән территория авыл халкы һәм кунаклары күзләрен сөендерә. Районда беренче тапкыр нәкъ менә биредә хәвефсез өслекле мәйданчыклар барлыкка килде. Яңартылган «Каин-Туш» паркы район үзәгендә яшәүчеләр өчен иң яраткан ял итү урынына әйләнде.
Исегезгә төшерәбез, төзекләндерү өчен объектларны сайлау буенча Бөтенрусия тавыш бирү платформада бара 02.gorodsreda.ru.
Башкортстанның 14 яшьтән өлкәнрәк һәр кешесе 2022 елның 30 маена кадәр төзекләндерергә кирәк булган җәмәгать киңлеге өчен үз тавышын бирә ала.
Тулырак мәгълүмат — инфографикада”.