+29 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 Май 2022, 16:25

"Чүп экология проблемаларына әйләнергә тиеш түгел!"

Башкортстан Республикасы Премьер-министры Андрей Назаров үз сәхифәсендә пост куйган.

"Чүп экология проблемаларына әйләнергә тиеш түгел!"
"Чүп экология проблемаларына әйләнергә тиеш түгел!"


"Барысы да хәтерлидер, әле биш ел элек кенә полигоннарның һәм күпсанлы легаль булмаган чүплекләрнең тулылыгы мәсьәләсе кискен торды. Ул чакта ил җитәкчелеге калдыклар белән эш итү буенча реформаны оператив рәвештә башлап җибәрергә карар кылды, чөнки чүп-чарның еллык күләме арта гына бара.

Башкортстанда реформа башланганнан бирле зур эш башкарылды:
24 меңгә якын контейнер мәйданчыгы төзекләндерелде;
барлыгы 61 меңнән артык контейнер урнаштырылган;
реаль вакыт режимында төбәк операторларның эшен контрольдә тоту һәм мониторинглау системасы кертелде.

Нәтиҗәдә, республиканың барлык торак пунктлары калдыкларны чыгару системасына тоташтырылган, гәрчә элегрәк бу эштә өзеклекләр еш булса да.

Реформаның беренче этабы бурычларын без үтәдек диярлек. Шуның белән бергә алга таба бару өчен эшләп бетерүне таләп итүче берничә мәсьәлә кала.«ТКО-Башкортостан» һәм ЦУР системасы чүп-чарны вакытында чыгармау, каты көнкүреш калдыкларын җыю мәйданчыкларын тиешенчә карап-тотмау, контейнерлар зыян күрү һәм бозылу очракларын теркәүне дәвам итә. Мондый мөнәсәбәт булырга тиеш түгел, муниципалитетлар һәм төбәк операторлар үз дәрәҗәләрендә өзлексез һәм сыйфатлы эшне тәэмин итәргә тиеш. Бу мәсьәләләр башкару дисциплинасына карый, аларны эш тәртибендә хәл итәчәкбез. Операторларның берсе буенча чаралар күрелде инде.

Безнең республикада экология проблемаларына җаваплы караш якындагы берничә елда ук нормага әйләнергә тиеш. Стратегик күзаллау бар, юл картасы формалаштырылган", - дип яза Андрей Назаров.

Фото: 9111.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: