23 майда 19.00 сәгатьтә сезне Уфаның Актерлар йортында көтәбез. Анда Рәлиф Кинҗәбаевның "Гүргә керер сер иде" драмасының премьерасы була.
Тамаша залына гәзит-журналларыбызга язылу квитанцияләрен күрсәтеп керәчәксез. Шуңа күрә, Башкорт дәүләт академия драма театрының иң чагу йолдызлары катнашлыгындагы премьераны күрәсегез килсә, 23 майга кадәр 2022 елның икенче яртысына "Кызыл таң" гәзитенә һәм "Тулпар", "Әллүки" журналларына язылырга ашыгыгыз! Әйткәнебезчә, квитанция күчермәсе керү билеты булып саналачак.
Актерлар йортының адресы: Уфа шәһәре, Пушкин урамы, 94.
Тамаша 19.00 сәгатьтә башлана.
Рәхим итегез!