Лампаның янып чыгуы турында алар социаль челтәрдә язган иде. Ә алга таба - барысы да гадәттәгечә: Башкортстан ЦУРының мәгълүмат системалары комментарийларны тотып алды, без аларны хакимияттәге коллегаларыбызга юлладык һәм менә нәтиҗә.
Мондый хәлләр аз түгел. Республика шәһәрләрендә, район үзәкләрендә, авылларында быел 15 майга кадәр Башкортстан ЦУРы урамнарны яктырту темасына 645 хәбәр эшкәрткән. Былтыр шушы чорда - 304кә кимрәк.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстан торак пунктларын яктырту белән шөгыльләнүне урындагы хакимият органнарына республика Башлыгы Радий Хәбиров йөкләтте. Бу - уңайлылык мәсьәләсе генә түгел, ә җинаятьчелек дәрәҗәсенә турыдан-туры йогынты ясаучы фактор да.