+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 Май 2022, 08:30

“Якташлык көче таулар актара”

Краснокама районы хакимияте башлыгы Рөстәм Мусин белән әңгәмә.

“Якташлык көче таулар актара”
“Якташлык көче таулар актара”

Республика Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан игълан ителгән “Атайсал” проектын тормышка ашыру буенча Краснокама районы — республикада алдынгыларның берсе. Район хакимияте башлыгы Рөстәм Мусин белән шул турыда әңгәмәләштек.

— Рөстәм Маратович, яхшылык кылу, туган төбәгеңә ярдәм итү электән дә бар иде. Хәзер ул ниндидер бер ярыш формасы алды сыман.
— Ярыша-ярыша халык туган җиренә булыша, дисез инде? Шулай булган очракта да бу бит начар түгел! Әйтик, элек без спонсорларны эзли идек, ә хәзер хакимияткә килеп, нәрсә белән авылыма, районга ярдәм итим, дип сораучы кешеләр барлыкка килде. Без моңа бик шат, бу бик яхшы!
— Безне “яхшылык эшлә дә суга сал — халык белер, халык белмәсә — балык белер” дип өйрәттеләр. Кече ватаныңа төрлечә ярдәм итеп торсаң да, сайтка кереп, шушы суммага шу­шы эшләрне башкардым, дип язу уңайсыз. Игелек эшләгәнеңне үзең түгел, ә кемгә карата эшлә­нелгән, шул як сөйләсә, дөрес­рәктер.
— Дөрес, әлбәттә. Эшләгән эшләрне күрсәтү өчен авыл советы бар — иганә ярдәме күрсәткән кешеләрне ул “Атайсал” порталында теркәп барырга тиештер. Ничек кенә булмасын, бу эшне тәртипкә салырга кирәк иде. Әлеге проект шуңа бер адым булды, дип уйлыйм. Хәзер аның турында күбрәк кеше белә, үз ярдәмен тәкъдим итәләр, башкаларга карап тәҗрибә туплар өчен дә яхшы. Проектта катнашучыларның саны артканнан-арта бара.
— Сүз дә юк, хәйрия, меценатлык — безнең ил традициясе. Русия һәрвакыт фәнгә, мәдә­нияткә, сәламәтлек саклауга, мәгарифкә ярдәм итүче кешеләр белән дан тоткан. Элекке байлар киләчәк өчен бик күп эшләр башкарган.
— Әйе, районыбыз, Николо-Березовка авылының барлыкка килүе һәм үсеше дә атаклы сәүдәгәр Стро­га­новларның исемнәре белән бәйле. Де­дюхиннар, Антипиннар — район үзәге һәм бөтен округ үсешенә зур өлеш керткән кешеләр. Шунысы куанычлы, традицияләр дәвам итә. Җи­мерелгән гыйбадәтханәне берничә дистә елдан соң меценат Валерий Тете­рев тергезде. Чиркәвебез хәзер бөтен тирә-якның горурлыгы булып балкып утыра. Менә шундый кешеләр булганга, меценатлык традицияләре югалмый да.
Кайчак “үзен күрсәтер өчен”, ягъни “салымнардан качар өчен” иганәчелек белән шөгыльләнә дигән кебегрәк нигезсез фикер ишетергә туры килә. Әлбәттә, мин бу фикер белән һич килешмим. Акчалата яки башка төр ярдәм күрсәткән күп кенә кешеләр хәтта исемнәрен атамауны сорый. Минемчә, туган якка ярдәм итү — күңел ихтыяҗы.
— Рөстәм Маратович, Краснокама районында “Атайсал” чикләрендә ничә проект тормышка ашырылды?
— Әлеге проект старт алганнан бирле якташларыбыз 770 проектка башлангыч бирде, әйтүебезчә, бүген безнең район лидерлар исәбендә. Гамәлгә ашырылган проектлар тор­мышның барлык якларын үз эченә ала: җәмәгать территорияләрен, парк­ларны, ял зоналарын, дини, мәдәни, спорт объектларын төзекләндерү, шулай ук төрле чаралар оештыру; китапханәләрнең китап фондын, мәктәп һәм балалар бакчаларын яңарту һәм башкалар.
— Көтеп алынган берничә проект турында әйтеп китсәгез иде.
— Алар бик күп. Шуларның иң зур­ларын мисал итеп китерәм. Яңа Кабан авылында Бөек Ватан сугышы елларында тылдагыларның батырлыгын мәңгеләштерү максатыннан тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш чоры балаларына стела куелды. Әлеге эшнең җитәкчеләре — авыл старостасы Ирек Хөснетдинов, ирле-хатынлы Римма һәм Рәсим Төхбәтуллиннар. Аларның һәм, гомумән, авыл халкының тырышлыгы белән бик матур һәйкәл килеп чыкты.
“Җылылык челтәрләре” җәм­гыя­тенең идарәче оешмасы директоры Айрат Мортазин Яңа Актанышбаш авылына бик зур ярдәм күрсәтте, аның тырышлыгы белән 662 мең сумлык 21 проект тормышка ашырылды, шуның 251 мең сумы — мәчет коймасын урнаштыруга һәм болдырын төзек­ләндерүгә тотынылды.
Яңа Нугай авыл биләмәсендә дә халык бик актив, уртак көч белән би­ре­дә “Елга башы” чишмәсе төзек­ләндерелде, бүген ул — авыл хал­кы­ның иң яраткан урыннарының берсе.
— Рөстәм Маратович, “Атайсал” проектында олы яшьтә­геләр күбрәк катнашамы, әллә яшь­ләрме?
— Мин сезгә мисалга китергәннәре — нәкъ өлкән һәм урта буын кешеләре тарафыннан тормышка ашырылган проектлар. Өлкән буын кешеләре — кече Ватаныбызның зур патриотлары, үзләре актив булып калып, башкаларга да, аерым алганда, яшьләргә, үрнәк күрсәтә. Бу очраклы түгел, районда өлкән буын кешеләре белән эшләү җайга салынган: бездә “Бердәм Русия” партиясе проекты кысаларында “Өлкән буын” муниципаль программасы кабул ителде һәм уңышлы эшләп килә. Мәдәният учреждениеләре базасында үзешчән сәнгатьнең 72 төре эшли, аларга 907 пенсионер җәлеп ителгән, район китапханәләрендә мавыгулар буенча 41 клуб оештырылган, анда йөрүчеләрнең күбесен пенсионерлар тәшкил итә. Кыскасы, өлкән яшьтәге кешеләрнең әхлакый-патриотик потенциалын үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган. Районның үзләре турында хәстәрлек күрүенә җавап итеп алар чишмәләрне, һәйкәлләрне төзек­ләндерү, мәктәпләргә, аз керемлеләргә ярдәм итү кебек социаль проектларда, җәмәгать тормышында актив катнашып яши, кече Ватанына булган мәхәббәтен тагын бер кат исбатлый. Саный китсәк, алар тарафыннан тормышка ашырылган проектлар бик күп. Әйтик, Саклау авылында Хәтер паркы булдырылып, стела янында алмагач, каен, нарат үсентеләре утыртылды, Яңа Каенлык авылында Советлар Союзы Герое Шәриф Сөләй­манов йорт-музее территория­сендә эскә­мияләр корылды. Ялгызнарат авылында иганәче Әминә Гыйззәтова һәм аның гаиләсе белән “Җиңү аллеясы” утыртылды.
Бүген исә без җәмгыятьтә патриотик рухның аеруча көчәюен күзәтәбез, Донецк һәм Луганск республикаларында яшәүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыюда халык актив катнаша, бер райондашыбыз хәтта бер фляга бал алып килеп тапшырды.
— Әйе, һәр хәйрия эшенең нигезендә, минемчә, туган илеңә, туган халкыңа сөю ята. Хәйрия традицияләренең яшьләргә тапшырылуы мөһим...
— Районда патриотик тәрбия эшенә аерым игътибар бирелә. Мә­га­риф, мәдәният учреждениеләре белән берлектә “Русиянең яшь гражданнарын гражданлык-патриотик тәр­бияләү технологиясе” проекты тормышка ашырыла, ул укучыларда үз-үзен үстерү, социаль мобильлек, сәламәт яшәү рәвеше мәдәниятен һәм югары әхлакый, мораль-психологик сыйфатларны тәрбияләү сәләтен формалаштыруга юнәлтелгән. Патриотик тәр­би­яне көчәйтү йөзеннән ел саен “Мәктәп намусы өчен” дигән язгы бәйрәм үткәрелә, укучыларның иң лаеклылары “Район даны өчен” чарасында катнаша. Безнең шушы патриотик тәрбия моделе бөтен республика өчен үрнәк булды һәм бөтен Башкортстан буенча гамәлгә кертелде. Технологияне гамәлгә ашыруның тагын бер төп юнәлеше — бердәм мәгъ­лүмати-медиа киңлек булдыру. Бу максаттан һәр мәктәптә “Яшь журналист” берләшмәсе эшли, укучылар тарафыннан мәгълүмат битләре таратыла, аларны 7 меңнән артык кеше бушлай ала. Минемчә, бу да хәйриячелекнең бер чарасы.
— Килешәсездер, хәйрия формалары — төрле. Яшьләрнең фикерләве үк башка...
— Әйе, яшьләр, нигездә, акча белән бәйле булмаган эшләр башкара. Алар ярдәм итү теләген башка ысуллар белән тормышка ашыра — флешмоблар, тимурчылар командалары, һәйкәлләргә шефлык итү, ветераннар өчен концертлар, ятим балалар өчен акцияләр, сукбай хайваннарга ярдәм итү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау — мактауга һәм соклануга лаек бик күп эшләр башкаралар. Илебез өчен иң катлаулы чорларда — пандемия вакытында без моңа тагын бер кат инандык. Яшьләр берләшеп, мохтаҗ­ларга ярдәм итү буенча волонтерлык хәрәкәте булдырды. Кайсы өлкән яшьтәгеләргә ярдәмгә ашыкты, кайсы битлек тегеп таратты, кайсы үз кесәсеннән дарулар алды — яшьләр дә үзләренең чын патриот икәнен раслап тора.
Гомумән, яшьләр берләшмәләре арасында яңа тенденция күзәтелә: алар ярдәм итү белән генә чикләнми, зуррак, озайлы проектларга омтыла. Әйтик, балалар йортына килеп, бүләк ясап, яки концерт куеп кына китми, ә мастер-класслар үткәреп, аларны үз кулы белән нидер эшләргә өйрәтә, аз керемле гаиләләрдәге балаларны иҗади мохиткә, спортка җәлеп итә, яки укуда артта калучы укучыларны шефлыкка ала. Кыскасы, яшьләрнең проектлары бер көнлек кенә түгел — озайлы проектлар.
Мондый эшнең нәтиҗәсе дә яхшы. Анализ күрсәтүенчә: районда балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелек кими бара, без муниципаль районнар арасында наркотикларга каршы эшне иң яхшы оештыру буенча республика конкурсында җиңүчеләр булып торабыз, шулай ук мәгариф идарәсе органнары арасында хокук бозуларны профилактикалау эшендә алдынгыбыз. Күрүебезчә, бер яхшы эш икенчесенә нигез булып тора.
— Рөстәм Маратович, Мәдәни мирас елында бу юнәлештәге волонтерларны да билгеләп үтү кирәктер?
— Әйе, район халкы җырга-моңга әвәс, алар авыл клубларында оешкан ансамбльләрдә актив катнаша. Үзлә­ренең күргәзмәләре, чыгышлары, концерт номерлары, театраль постановкалары, мастер-класслары белән районда үткәрелүче һәр чараны бизи. Чын күңелдән рәхмәт аларга, мәдәни мирасыбызны арытаба да саклап, киләчәк буынга тапшырырга кирәк.
— Ил Президенты Владимир Владимирович Путин бер чыгышында “игелек һәм намуслылык — ул безнең генетик код” — дип билгеләде. Чыннан да, башкалар өчен файдалы эшләргә омтылу — безнең каныбызда, күрәсең.
— Һичшиксез! Узган ел республика Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан игълан ителгән “Атайсал” проекты безнең күпсанлы проблемаларны хәл итәргә булышып кына калмый, рухи үсеш өчен көчле нигез дә булып тора. Бер атаклы фило­софның “Безгә зур игелек бирелгән, чөнки безгә сәдака кылырга рөхсәт ителә” дигән сүзләре бар. Чыннан да, тирәнтенрәк уйласак, хәйриячелек, спонсорлык — ул, барыннан да элек, үз-үзеңне рухи, мәдәни, социаль үстерүгә инвестиция. Чөнки чит кешегә яхшылык кылып, кеше күңеле белән агарына, чистарына. Шул рәвешле, үзе­безне яхшыртып, арытаба без җәмгыятебезне, тормышыбызны яхшыртабыз.
— Әңгәмә өчен зур рәхмәт, Рөстәм Маратович. Якташлык көчен арытаба да югалтмыйк!
— Рәхмәт.

Гөлнара Гыйлемханова әңгәмәләште.
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

 

Автор:Гөлнара Гыйлемханова
Читайте нас: