+29 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 Май 2022, 14:35

7 яшькә кадәр балалар бушлай йөриячәк

Дәүләт думасы депутатлары беренче укуда «Русия тимер юл транспорты уставы» Федераль законына төзәтмәләр кертте.

7 яшькә кадәр балалар бушлай йөриячәк
7 яшькә кадәр балалар бушлай йөриячәк
Закон проекты белән 5-7 яшьлек балалар өчен электричкаларда түләүсез йөрү тәртибен кертергә тәкъдим ителә.

"Закон проектын кабул итү балалы гаиләләргә өстәмә ярдәм чарасы булачак. Сабый, нинди генә төбәктә яшәсә дә, җиде яшькә кадәр аның электричкада бушлай йөрү мөмкинлеге булачак. Ата-аналарга бала өчен түләргә туры килмәячәк", - диде Дәүләт думасы Рәисе Вячеслав Володин.

Асылда, шәһәр яны электричкаларында бушлай йөрү мәсьәләсен хәл итү төбәкләрнең мөмкинлекләренә бәйле. Хәзер Федерациянең 48 субъектында гына биш яшьтән җиде яшькә кадәр балаларның йөрүенә өлешчә түләү каралган. Аларга гамәлдәге тарифның 50%тан 75%ка кадәр ташлама бирелә.

«Мондый ташламалар булмаган урыннарда ата-аналар тулы күләмдә түләргә мәҗбүр. Бу кечкенә балалары булган гаиләләргә карата дөрес түгел", - дип аңлатты Русия парламентының түбән палатасы спикеры.

Башкортстанда төбәк Хөкүмәте карары белән агымдагы елда 5 яшьтән 7 яшькә кадәр балаларга гомум файдаланудагы тимер юл транспортында йөру хакыннан 75 процент ташлама билгеләнгән. 1 гыйнвардан 15 июньгә кадәр һәм 1 сентябрьдән 31 декабрьгә кадәр мәктәп укучылары һәм студентлар электричкаларда йөрү бәясенә 50 процент ташлама ала. 5 яшькә кадәр балалар бушлай йөри.

фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: