+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 Май 2022, 05:40

Пранкерлар Джордж Буш белән әңгәмә тизерын бастырды

“РИА-Новости” хәбәр итүенчә, Русия пранкерлары Владимир Кузнецов (Вован) һәм Алексей Столяров (Лексус) “Rutube”та АКШның 43нче Президенты Джордж Буш белән сөйләшүнең тизерын бастырган, тулы версияне "Яңа горизонтлар" марафоны барышында тәкъдим итү планлаштырыла.

Пранкерлар Джордж Буш белән әңгәмә тизерын бастырдыПранкерлар Джордж Буш белән әңгәмә тизерын бастырды
Пранкерлар Джордж Буш белән әңгәмә тизерын бастырды

Джордж Буш 2001-09 елларда Америка дәүләте башлыгы вазыйфасын биләде.
Роликта Бушның геосәяси хәлгә кагылышлы ике цитатасы китерелгән: "мин Украинаның НАТОда булуын телим" һәм "мин Русия сөйләшүчәнрәк булыр дип уйладым, тик аннары Путин кискен үзгәрде".

АКШның элекке Президенты, шулай ук: "Вован һәм Лексуска дан! Аларны тоташтырыгыз инде!" (ремарка сөйләшүнең башына карый).

Видео иналында Буш, пранкерларга мөрәҗәгать итеп: "Мин сезнең белән бик горурланам", - ди.

Быел "Яңа горизонтлар" исеме астында уза торган "Белем" федераль мәгърифәтчелек марафоны кысаларында 19 майда Вован һәм Лексусның тулы язмасын тәкъдим итәчәкләр. Марафон 17-19 майда уза. Аның тамашачыларына 220 сәгатьтән артык мәгърифәтчелек контенты бирелә, марафон мәйданчыкларында 160тан артык эксперт, шул исәптән дәүләт эшлеклеләре чыгыш ясый. Марафонда катнашучылар, шулай ук, министрлар һәм Русия Хөкүмәте вәкилләре белән аралаша.

"Белем" җәмгыяте үз тарихын 1947 елда нигез салынган совет оешмасыннан алып бара. Үткән елның апрелендә Русия Президенты Владимир Путин үз Юлламасында "Белем" Русия җәмгыятен заманча, санлы платформада эшләтеп җибәрү кирәклеге турында белдергән иде.

Фото: ria.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас