+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 Май 2022, 13:05

Башкортстан авыр вакытта һәрчак ярдәм кулы суза

Башкортстанның Икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәт министрлыгы хезмәткәрләре Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов җитәкчелегендә республика парламенты депутатлары акциясенә кушылды һем бер көнлек хезмәт хакларын Красный Луч шәһәрендә яшәүчеләргә ярдәмгә күчерде.

Башкортстан авыр вакытта һәрчак ярдәм кулы сузаБашкортстан авыр вакытта һәрчак ярдәм кулы суза
Башкортстан авыр вакытта һәрчак ярдәм кулы суза

- Луганск Халык Республикасында яшәүчеләр авыр шартларда, тугандаш республикабызда яшәүчеләр аларны рухи яктан да, матди яктан да яклау бурычы тора. Кризиска каршы чаралар тәҗрибәсе күрсәткәнчә, катлаулы чорда ярдәмнең ни кадәр оператив күрсәтелүенә турыдан-туры бәйлелек бар, территория авырлыкларны шул кадәр тиз үтә алачак. Башкортстан беркайчан да бәладә калдырмый — төбәк гуманитар ярдәм белән җиденче конвой җибәрде, шулай ук мәҗбүри күченеп килүчеләрне кабул итте, - дип билгеләп үтте Рөстәм Моратов.

Ярдәм күрсәтү өчен реквизитлар:https://op.bashkortostan.ru/presscenter/news/453994/

Фото: economy.bashkortostan.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас