— Республиканың Красный Луч белән аерым мөнәсәбәтләре бар, — диде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. – Бу шәһәр янында Бөек Ватан сугышы елларында генерал-майор Миңнегали Шәйморатов җитәкчелегендә легендар 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе фашистларга каршы көрәшкән.
Герой шунда туганнар каберлегендә җирләнгән. Бүген биредә яшәүчеләр бик авыр шартларда гомер итә. Республика кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтә. Шушы көннәрдә бу тарафка чираттагы, җиденче гуманитар конвой юл алды, Башкортстан мәҗбүри күченүчеләрне кабул итте. Без бу хәлдә теләсә нинди ярдәм, шул исәптән финанс ярдәме дә урынлы булачагын аңлыйбыз. Шул уңайдан мин һәм хезмәттәшләрем бер көнлек хезмәт хакын Красный Луч халкына ярдәм итүгә күчерү турында карар кабул итте.