

Дәүләт думасы депутаты Солтан Хәмзәев шундый фикердә.
"Идея түбәндәгедән гыйбарәт: эчке туризмны үстерергә кирәк. Закон буенча бездә рәсми рәвештә ял итү өчен 28 көн бирелә. Без Русиядә ял итүчеләр өчен бу санга бер атна өстәргә тәкъдим итәбез", - дип белдергән ул "РИА "Новости"га.
Парламентарий фикеренчә, өстәмә ял атнасы хезмәткәргә Русия курортларында ике атнадан да ким булмаган ял уздырган очракта бирелергә мөмкин.
"Әгәр граждан юллама сатып ала, Русия территориясендә ял итәргә планлаштыра һәм анда кимендә ике атнада була икән, аның отпускысына түләүле бер атна өстәләчәк", — диде Хәмзәев.
Сәясәтче мондый тәкъдимне "Ростуризм"га җибәрергә ниятли.
фото: "ria.new"