

16-25 майда республика муниципаль берәмлекләре территориясендә югары уку йортлары галимнәре, Башкорстанның фәннәр академиясе 14-35 яшьлек актив яшьләр белән "Белем" җәмгыяте канаты астында патриотик кыйммәтләр булдыруга багышланган очрашулар үткәрә.
17 майда мондый очрашу Нефтекама шәһәрендә үтте. Бу җәһәттән Социаль-мәдәни анализ үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты, Русиянең ФАДН каршындагы эксперт советы әгъзасы Юлдаш Йосыпов үз фикерләрен белдерде.
- Без дә ике атналык марафонда катнаштык. Максатыбыз - экспертлар, галимнәр, яшьләр арасында бәйләнеш булдыру. Спикерлар яшьләргә безнең ил, республиканың казанышлары, безнең цивилизация үсешендә тоткан урыныбыз, ни өчен без Көнчыгыш, яисә Көнбатыш илләренә ошамыйбыыз, үзебезнең максатлар белән яшәвебез турында сөйләде. Әлеге докладлар яшьләр арасында зур кызыксыну уятты. Аеруча аларны мәгълүмат агымы кызыксындырда. Алар дөрес мәгълүматны ялганнан ничек аерырга, дөреслек турында кайдан белергә икәне турында сорашты. Әлбәттә, бер генә лекция вакытында бу кадәр киң теманы ачу кыен. Әмма без яшьләргә үзебезнең кыйммәтләрне аңлатырга тиеш. Безнең ата-бабаларыбыздан калган кыйммәтләр бик күп. Алар һәр гаиләдә саклана. Без 1812, 1941 елдларда башланган Ватан сугышлары, аннары илнең таркалуы, аның янә күтәрелүе турында яхшы хәтерлибез. Бу җәһәттән иң мөһиме - халыклар дуслыгы. Без шушы авырлыклардан соң илнең ничек тергезелүен күргән буын. Без шушы хәлләрдән соң үзебезгә дөрес юл алып, аның янә кабатлануына юл куймаска тиеш. Илнең үсешенә үз өлешебезне кертергә һәм моның өчен шартлар тудырырга тиеш, - диде ул.
Фото: resbash.ru