+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 Май 2022, 09:55

ЦУР: Бездә юбилей!

150! Башкортстан ЦУРы командасы "Сәлам" программасы тамашачыларына 150 тапкыр "Хәерле иртә" теләде.

ЦУР: Бездә юбилей!ЦУР: Бездә юбилей!
ЦУР: Бездә юбилей!
Инде ярты ел без зур команданың эш нәтиҗәләре турында сөйлибез һәм файдалы яңалыклар белән уртаклашабыз. Ә алда әле күпме кызыклы нәрсәләр бар!

Бүген, 2022 елның 19 маенда, без иң популяр чыгарылышларыбызны искә төшердек – Башкортостан белән идарә итү үзәгенең социаль челтәрләрендә иң күп карау җыйган эфирлар.

Әбүнәчеләребез 2021 елның 22 ноябрендә беренче тапкыр "Сәлам" программасына кертелү турындагы постны 85 мең тапкыр карады. https://vk.com/wall-201146046_17063

Икенче урында – 2021 елның 30 ноябрендәге эфир - ул вакытта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгын җитәкләгән Максим Забелинның постын 52 меңнән артык кеше караган. https://vk.com/wall-201146046_17539

Карау буенча лидерлар өчлеген Башкортстан ТКХ министры урынбасары Николай Ельников белән бергә 22 апрельдә чыккан "Яшел Башкортстан" акциясе турындагы эфир йомгаклый - 47 мең кеше караган. https://vk.com/wall-201146046_28673

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас