Сүз Уфада Коммунистик урамының 22/1 адресы буенча урнашкан элекке «Прогресс» заводы бинасы турында. Хәбәр хәвефле. Яныннан мәктәп укучылары һәм студентлар йөри, ә бина фасадындагы өзелергә торган сайдинг кисәкләре куркыныч тудыра.
Без Уфаның Ленин районы хакимиятеннен коллегаларыбыз белән оператив элемтәгә кердек. 17 майда подрядчы оешма элекке завод корпусы түбәсенең хәвеф тудыручы өлешен сүткән.
Мондый мөрәҗәгатьләр очрап тора. Еш кына фаҗигане булдырмаска уяулык булыша. Кешеләрнең проблемалар турында социаль челтәрләрдә активрак яза башлавы турында статистика сөйли.
9 майдан 15 майга кадәр безнең мәгълүмат системалары - «Инцидент-менеджмент» һәм Кире элемтә платформасы - 4 432 хәбәр теркәгән. Аларның бер өлеше эшләнгән инде, калганнары – ЦУР һәм шәһәр-районнар хакимиятләре, республика министрлыклары һәм ведомстволар контролендә.