+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 Май 2022, 09:30

“Владимир Путинның яшь буынны тәрбияләү буенча позициясен хуплыйм”

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдә пост урнаштырган.

“Владимир Путинның яшь буынны тәрбияләү буенча позициясен хуплыйм”“Владимир Путинның яшь буынны тәрбияләү буенча позициясен хуплыйм”
“Владимир Путинның яшь буынны тәрбияләү буенча позициясен хуплыйм”

“Бүген илебезнең пионерлар хәрәкәте үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтә.

Гомумән, пионериягә һәм совет чорына төрлечә карарга була. Әмма минем, күп кенә яшьтәшләрем кебек үк, бу вакыт, беренче чиратта, балачак, якты һәм ваемсыз, дөньяны һәм әйләнә-тирәбезне танып белү чоры булып истә калган. Өлкән иптәшләребез безгә кызыл галстуклар бәйләгән көнне, мөгаен, моны үткән һәркем хәтерлидер. Ул вакытта мине дә горурлану һәм мөһимлек хисе биләп алды.

Гомумән, пионерия СССРның төп символларының берсе булды. Аның ярдәмендә балаларга үзара ярдәмләшү, хезмәт сөючәнлек, патриотлык принциплары өйрәтелде. Балалар ил тормышында актив катнашты, спорт һәм иҗат түгәрәкләрендә шөгыльләнде, макулатура һәм металлолом җыйды, походларга йөрде һәм өлкәннәргә ярдәм итте. Маҗаралар берләштерде һәм онытылмас тәэссоратлар бүләк итте. Ә бүләк сыйфатында «Артек» яки «Орленок»ка бару хыял иде!

Элекке төрендә пионерия юк инде, әмма традицияләр исән: күп кенә волонтерлар, мәктәп һәм студентлар оешмалары безнең балаларның талантларын берләштерүне һәм үстерүне дәвам итә. Ә бу мөмкинлек син энергия, хыяллар, дөньяны яхшы якка үзгәртергә омтылу белән тулы булганда бик мөһим. Хәзерге заман оешмалары нигезендә элеккечә скаут һәм пионер системалары идеяләре ята. Президентыбыз Владимир Путинның яшь буынны тәрбияләү буенча дәүләт эшен яхшырту зарурлыгына игътибарны юнәлтә торган позициясен хуплыйм.

Бу - пионерлар түгел, ә башка структура. Иң мөһиме - ул Ватан, җәмгыять файдасына эшләсен, балаларга үсәргә һәм чын патриот булырга мөмкинлек бирсен. Ә без, элеккечә, әзер!” – дип яза Андрей Назаров “Телеграмм”да.

Фото: t.me/agnazarov

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас