+19 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 Мая 2022, 09:10

Армиягә бармаячаклар

Башкортстанда 233 IT-белгеч, армиядән кичектереп тору өчен гариза биреп, дәүләттән ярдәм чараларыннан файдаланган.

Исегезгә төшерәбез, әлеге ярдәм чарасы илдә мәгълүмати технологияләр тармагын тизләтелгән рәвештә үстерүне тәэмин итү өчен Русия Хөкүмәте тарафыннан расланды.

Ай-ти компанияләрдә бер елдан да ким эшләмәгән югары белемле 18 яшьтән алып 27 яшькә кадәр кешеләр армиядән кичектерелергә мөмкин.

- IT-белгечләр гариза биргән, аларны карау 1 июньнән соң башланачак, – дип хәбәр итте Башкортстанның санлы үсеш министры Геннадий Разумикин. - Бу - бик яхшы ярдәм чарасы, ул белгечләргә үз эш урынында калырга һәм һөнәри эшчәнлеген дәвам итәргә ярдәм итәчәк.

Шулай ук министр билгеләп үткәнчә, Башкортстан кичектерү турында бирелгән гаризаларның статистик мәгълүматлары буенча, башка төбәкләр арасында җиденче урында тора.

Ай-ти-компанияләр үзләренең 8,7 мең хезмәткәрен армиядән кичектереп торуны рәсмиләштерү өчен гаризалар тапшырган. Армиядән кичектерелергә теләүче белгечләрнең уртача яше - 24.

Армиягә бармаячаклар
Армиягә бармаячаклар
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас