+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 Мая 2022, 06:47

Балаларны руль артына утыртмагыз!

Алар буйга җиткән хәлдә дә, трассада үзләрен сабый кебек тота.Шушы көннәрдә Дүртөйле – Борай автомобиль юлында өч яшь кеше һәлак булуы турындагы хәбәр күпләрне тетрәндерде. Чөнки зур машина каршына килеп чыккан җиңел автомобиль руле артында водитель таныклыгы да булмаган егет була. Күп кенә ата-аналар үз балаларын уйлагандыр – кайда, нишли ул әлеге минутларда?!

Балаларны руль артына утыртмагыз!Балаларны руль артына утыртмагыз!
Балаларны руль артына утыртмагыз!

Рәсми мәгълүматларга караганда, Ярми авылы янында 20 яшьлек “Лада Гранта” водителе идарәне югалта һәм каршы як полосага килеп чыга, анда ул “КамАЗ” йөк автомобиле белән бәрелешә. Йөк машинасы руле артында Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче 48 яшьлек кеше була – ул зыян күрми.
“Авария нәтиҗәсендә җиңел автомобиль йөртүче һәм аның пассажирлары – 19 яшьлек ике егет фаҗига урынында һәлак булды. “Лада”га идарә итүченең водитель таныклыгы булмавы билгеле”, – дип хәбәр иттеләр Башкортстан буенча ЮХХДИ матбугат хезмәтеннән.

Ә монысы – мәрхүм егетләрнең авылдашлары сүзләре. “Алексейның әтисе вахтага киткән иде. Ә балалар аның машинасын алып йөрергә уйлаган... Менә йөргәннәр инде... Безнең барыбыз өчен дә бу зур шок һәм бәла”, – ди алар.
Дүртөйле районының Әнгәсәк авылында яшәүчеләр һәлак булган егетләр турында бары тик яхшы фикердә: “Игелекле, ачык күңелле, әдәпле, кирәк булса, һәрвакыт ярдәмгә киләләр иде”, – диләр алар турында.

Җәйге юллар үсмерләрне һәрвакыт үзенә ымсындырып тора. Егетләр, кызларын утыртып, яки дуслары белән машинада йөреп килергә генә булып, зур бәлагә тарыган очраклар адым саен. Машина гына түгел, мотоцикл, мопедлары да бар бит әле аның! Боларына инде кемнең генә таныклыгы бар икән...

Күптән түгел Кырмыскалыда шундый хәл булды. 2007 елгы ике үсмер авыл урамнары буйлап мопедта йөреп килергә була. Әмма игътибарсызлык, тәҗрибә булмау һәм, әлбәттә, “хокуксыз” йөрү үз эшен эшли. Юл чатларының берсендә алар “ВАЗ-2110” автомобиленә юл бирми. Нәтиҗәдә, ике як та бәрелештән котыла алмый. Ике үсмер дә, төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алып, Республика балалар клиник дәваханәсенә озатылган. Аларның гомеренә хәзер, Аллаһка шөкер, берни дә янамый.
Ү

смерләрне, водитель таныклыгы алмый торып, юлга чыгармау ата-аналардан тора, билгеле. Шулай ук юл йөрүчеләргә уңайлы шартлар тудыру да аерым игътибар сорый. Бу эш федераль трассаларда ярыйсы ук яхшы алып барыла. Анда хәвефсезлек дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән эш туктап тормый. Превентив чаралар арасында: ясалма яктырту, киртәләр урнаштыру, җәяүлеләр кичү юлларын төзекләндерү, юл хәрәкәтен оештыруның техник чараларын яңарту һәм юлларга тамга төшерү – барысы да башкарыла.

Бүген федераль трассаларда стационар камераларның гомум саны 214 берәмлек тәшкил итә, бу – өстәмә 155не исәпкә алып.
– Чараның төп максаты – юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеген тәэмин итү һәм гомерен саклау. Әйтик, узган елның беренче кварталы белән чагыштырганда, резонанслы юл-транспорт һәлакәтләре саны 0гә кадәр кимегән. Шулай ук үлүчеләр саны шактый кимеде: узган елның беренче өч аендагы күрсәткечләр белән чагыштырганда – 23кә кимрәк (үткән елның I кварталында – 31 кеше, бу елның I кварталында – 8), – ди “Приуралье” юл идарәсе башлыгы урынбасары Денис Абрамов.
Икенче кварталга йомгак ясарга иртәрәк. Әмма инде тынычланырга да иртәрәк булуын бүген үк фаразларга була.

Юл йөрүчеләр арасында иң зур хәвеф тудыручылар – ул балалар һәм үсмерләр. Сабыйлар белән юл кагыйдәләрен балалар бакчасыннан ук өйрәнә башлыйбыз. Ә буй җиткерүчеләр белән закон телендә сөйләшү дә артык булмас.
Аңа ярашлы, җиңел (Б) яки йөк (С) автомобилендә яисә мотоциклда (А) йөрү күнекмәләренә 16 яшьтән башлап укырга була. 17 яшьтә инде инструктор белән юлга чыгарга ярый. Ә таныклык бары тик 18 яшьтән генә бирелә.
Автобусларга (D), троллейбусларга (Tb) һәм трамвайларга (Tm) килгәндә, аларда укытуны 20 яшьтән башларга мөмкин. Бердәнбер искәрмә – хәрби автобуслар, аларны йөртергә18 яшьтән укыталар.

Резида ВӘЛИТОВА.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас