Мөселман зиратында Әнәс Хәсәновның каберенә чәчәкләр салу тантанасы булды. Анда республика парламенты, Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре, Әнәс Габбас улының дуслары, хезмәттәшләре, туганнары килде.
Митингта чыгыш ясап, парламент вице-спикеры, Әнәс Хәсәнов, гади милиционердан алып, республиканың эчке эшләр министрына кадәр хезмәт карьерасының барлык баскычларын узды, ә 1995 елда Дәүләт җыелышы-Корылтайның законнар чыгару палатасы рәисе итеп сайланды, дип билгеләде.
— Әнәс Габбас улы республиканың югары законнар чыгару органында эшләгән еллар Русия һәм Башкортстан тарихында борылыш чорына туры килде, — диде Рөстәм Әхмәдинуров. — Парламент җитәкчеләренең берсе буларак, ул Башкортстанның яңа дәүләтчелеген үстерүдә, республиканың алга таба тотрыклы социаль-икътисади үсешенә ышанычлы нигез булган законнарны формалаштыруда һәм камилләштерүдә турыдан-туры катнашты. Хезмәттәшләре бергә эшләгән елларны һәрвакыт аерым җылылык белән искә ала, аның хезмәт сөючәнлеген, принципиальлеген һәм таләпчәнлеген билгели. Әнәс Габбас улы безнең хәтердә көчле һәм җаваплы шәхес, күпкырлы талантлы кеше булып калачак. Аның данлыклы эшләре һәм аның турында якты истәлек бик озак сакланачак.
Шул ук көнне Әнәс Хәсәнов яшәгән йортта урнашкан мемориаль такта янына чәчәкләр салынды. Мөхтәрәм кунаклар, шулай ук, генерал-лейтенантның тормышына һәм хезмәтенә багышланган музейда булды.