+20 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 Мая 2022, 05:05

Парковка бушлай булачак

Хәрби хәрәкәтләр ветераннары түләүле парковкадан бушлай файдалана алачак, шушы турыда законны депутатлар Дәүләт җыелышы-Корыл­тай­ның якындагы утырышында кабул итәргә ниятли.

— Сугыш хәрәкәтләре ветераннарына түләүле парковкадан түләүсез файдалану хокукы бирергә тәкъдим ителә, — дип белдерде республика парламенты Рәисе Константин Толкачев. — Хәзер хәрби хәрәкәтләр ветераннары исемлегенә Украина, Донецк һәм Луганск халык республикалары территориясендә махсус хәрби операциядә катнашкан хәрби хезмәткәрләр дә керә. Әлеге статус социаль ярдәм чаралары комплексын күздә тота.

Тәкъдим ителүче закон проекты хәрби хезмәткәрләрнең социаль якланганлыгын көчәйтүгә юнәлтелгән. Башкаланың эшлекле үзәген бушату өчен түләүле парковка Уфа үзәгендә дәүләт һәм муниципаль милектә булган җирләрдә оештырылачак.

Шул ук вакытта сәүдә комплекслары янындагы түләүле стоянкалар турында сүз бармый. Законның гамәлдәге редакциясе буенча түләүле парковкадан түләүсез файдалану хокукына барлык төркемгә караган инвалидлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларны йөртүче гражданнар, күпбалалы гаиләләр һәм электромобиль хуҗалары ия. Махсус хезмәт автомобильләре (янгын сүндерүчеләр, полиция, ашыгыч ярдәм) шулай ук түләүдән азат ителгән.

Парковка бушлай булачак
Парковка бушлай булачак
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас