+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 Май 2022, 03:50

ЦУР: Бүздәк халкы горурлыгы

Бүздәк авылы халкын үзенә тартып торучы яңа үзәк - ял һәм спорт паркы.

Аны Төньяк микрорайонда узган гасырның 70нче елларында төзелгән стадион урынында төзиләр.

Заманча киңлек муниципалитетның «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль программада катнашуы аркасында барлыкка килде. Парк ике ел дәвамында этаплап төзелде.

2020 елда стадион урынында хәвефсез резин өслекле һәм челтәрле коймалар булган футбол кырын төзекләндерделәр. Аннары балалар уен комплексы өчен нигез салынды. 2021 елда ял һәм спорт паркында йөгерү һәм җәяүлеләр юллары, баскетбол һәм волейбол мәйданчыклары төзекләндерелде.

Проектны эшләүчеләр ял итүчеләр өчен уңайлылык һәм хәвефсезлек турында кайгыртканнар – электр яктырту, бәдрәф кабиналары, эко-эскәмияләр һәм чүп-чар урналары урнаштырганнар. Исегезгә төшерәбез, төзекләндерү өчен объектларны сайлау буенча Бөтенрусия тавыш бирү 02.gorodsreda.ru платформасында дәвам итә.

Анда 14 яшьтән өлкәнрәк барлык теләүчеләр катнаша ала. 2022 елның 30 маена кадәр 2023 елда төзекләндереләчәк җәмәгать территорияләре өчен үз тавышыңны бирергә мөмкин.

ЦУР: Бүздәк халкы горурлыгы
ЦУР: Бүздәк халкы горурлыгы
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас