+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 Май 2022, 10:30

ЦУР: Һәйкәл төзәтелде

9 майга кадәр бер ай кала Башкортстан белән идарә итү үзәге системасы Октябрьский шәһәрендә яшәүче хатын-кызның мөрәҗәгатен теркәгән.

ЦУР: Һәйкәл төзәтелдеЦУР: Һәйкәл төзәтелде
ЦУР: Һәйкәл төзәтелде

Җиңү паркында тыл хезмәтчәннәренә куелган һәйкәлнең мәрмәр плитәләрен ватканнар, дип язылган анда.

Катлаулы хәл. Аны ачыклау өчен Башкортстан ЦУРы командасы Октябрьский хакимиятендәге коллегалары белән оператив элемтәгә керде.

Барысы да контроль астында булып чыкты - плитәләрне вакытлыча «Төзекләндерү» учреждениесе хезмәткәрләре алган. Һәйкәлне төзекләндерүгә әзерләгәннәр.

Октябрьский шәһәрендәге Җиңү паркындагы мемориаль комплексны 7 майда ремонтлаганнар – бу хакта социаль челтәрләрдә шәһәр хакимиятенең рәсми вәкиле хәбәр итте.

Җиңү көнендә Октябрьский халкы яңартылган һәйкәлгә чәчәкләр салган.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас