Соңгы атнада социаль челтәрләрдә республика халкыннан килгән мөрәҗәгатьләр саны арткан. 9-15 майда “Инцидент-менеджмент” системасы 3896 хәбәр теркәгән (бер атна элек булганга карата +1053). Кешеләрне нәрсә борчый? Беренче урында — социаль хезмәт күрсәтү һәм яклау темасы буенча сораулар. Икенче баскычта — юллар. Һәм бу аңлашыла да, юлларны ремонтлауның иң кызган чоры. Өченче урында — төзекләндерү темасы.
Мәгълүмат системалары исәпкә ала, ә тиешле хезмәтләр аларны эшкәртә, анализлый. Нәтиҗәләр байтак. Менә аларның кайберләре.
Уфада яшәүче бер ир Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның социаль челтәрләрендә Парк урамындагы 10нчы йортта урнашкан хуҗасыз баз турында борчылуын белдергән. Ул ашыгыч рәвештә әлеге базны күмүне сорый, чөнки 47нче гимназиянең башлангыч сыйныф укучылары бу урында уйнарга күнеккән.
Мондый базлар Уфада 40 ел элек популяр булган: аларда бәрәңге һәм башка яшелчәләр, өйдәге кирәкмәгән чүп-чар сакланган. Хәзерге вакытта баздан берәү дә файдаланмый, әмма малайлар бик теләп аларда уеннар өчен штаблар оештыра. 11 майда урнаштырылган әлеге мөрәҗәгатьне Башкортстан ЦУРы мәгълүмат системалары тоткан. Алар аны Уфа шәһәренең Октябрь районы хакимиятендәге коллегаларына тапшырган. Соңгылары оператив рәвештә эшкә тотынган. Шул ук көнне Парк урамындагы территорияне тикшергәннәр, хуҗасыз базны күмү эшләре тулы күләмдә башкарылган.
Битараф булмаган кешегә рәхмәт, аның уяулыгы аркасында бу юлы бәхетсезлек очракларыннан котылып кала алдык.
ЦУРга килгән чираттагы мөрәҗәгать тә тикшерелгән. “Благовещенскида “Торгремстрой” идарәче компаниясе яз көне Седов урамындагы 107нче йорт ихатасында таганнарны ремонтларга планлаштыра. Кышын аларны сүтеп, детальләргә заказ бирәләр. Запас частьләрне китерү генә озакка сузыла. Халык исә социаль челтәрләрдә таганнарны алыштыру турында янә сорау юллый. Аны Башкортстан ЦУРы мәгълүмат системалары терки.
“Без район хакимиятендәге коллегалар белән элемтәгә кердек. 13 апрельгә кадәр балалар мәйданчыгына хезмәт күрсәтүче идарәче компания хезмәткәрләре иске таганны алмаштырды. Ә 5 майда — икенчесен. Әйе, йортта яшәүчеләргә план буенча ремонт ясалганын көтәргә туры килде. Әмма бит хәвефсезлек — беренче урында”, — дип язалар ЦУРдан.
Калтасы районында яшәүче кешенең юлларны тигезләүгә чокырларны ямау гына ярдәм итми, дигән мөрәҗәгате 5 апрельдә теркәлгән. Бу юл өчен республиканың юл хуҗалыгы идарәсе җавап бирә. 6 майга Краснохолм — Нефтекама юлы участогында бер километр озынлыктагы иске катламны тергезгәннәр. Юлның калган өлешендә чокырларны ремонтлау май ахырына кадәр дәвам итәчәк.
1 гыйнвардан 10 майга кадәр Башкортстан ЦУРы юлларны ремонтлау темасы буенча 1609 хәбәр эшкәрткән. 2021 елның шул ук чорында — 741гә кимрәк. Бу тема, гадәттәгечә, мөрәҗәгатьләр арасында күпчелекне тәшкил итә, кыштан соң юл төзүчеләрнең эш күләме зур.
Бүген Салават шәһәрендәге Калинин урамы буенча урнашкан 90нчы йортта яшәүчеләр кичләрен тыныч кына йөри ала, аларның ишегалдына фонарь урнаштырылган. Лампаның янып чыгуы турында алар социаль челтәрдә язган иде. “Ә алга таба барысы да гадәттәгечә: Башкортстан ЦУРының мәгълүмат системалары комментарийларны тотып алды, без аларны хакимияттәге коллегаларыбызга юлладык һәм менә нәтиҗә”, — дип язалар ЦУРдан.
Мондый хәлләр аз түгел. Башкортстан ЦУРы республика шәһәрләрендә, район үзәкләрендә, авылларда урамнарны яктырту темасына быел 15 майга кадәр 645 хәбәр эшкәрткән. Былтыр шушы чорда — 304кә кимрәк. Исегездә булса, торак пунктларны яктырту белән шөгыльләнүне урындагы власть органнарына республика Башлыгы Радий Хәбиров йөкләтте. Бу — уңайлылык мәсьәләсе генә түгел, ә җинаятьчелек дәрәҗәсенә турыдан-туры йогынты ясаучы фактор да.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.