+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 Мая 2022, 02:30

Үзәктә – геопарклар, салым, торак, чүп чыгару

Дәүләт җыелышы-Корылтайның чираттагы пленар утырышында каралачак мәсьәләләр билгеләнде. Дәүләт җыелышы-Корылтай Президиумының илле икенче утырышы узды. 

Президиум әгъзалары парламентның чираттагы пленар утырышын 26 майга билгеләде һәм аның көн тәртибен раслады. Депутатлар барлыгы 40тан артык мәсьәләне караячак.

Аларның төп өлеше республика законнары проектлары белән бәйле. Ун закон проекты беренче укуда карауга әзерләнгән. “Башкортстан Республикасында геопарклар турында”гы документ иң мөһимнәр арасында. Аның нигезендә “геопарк” дигән хокукый төшенчәне беркетергә, республикада геопаркларны булдыру һәм билгеләү тәртибен регламентларга тәкъдим ителә.

Документта шулай ук геопаркларның төп бурычлары һәм үсеш юнәлешләре билгеләнгән. Алар табигать һәм мәдәни мирас объектларын саклауны, экологик белем бирүне, социаль һәм авыл туризмын үстерүне күздә тота. Закон проектына ярашлы, геопарк аерым геологик, биологик, экологик кыйммәткә ия булучы, фәнни, мәгариф, мәдәни, тарихи һәм туристик кызыксыну уятучы объектларны колачлаучы территория буларак билгеләнә.

“Башкортстан Республикасының салымнар турында аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы закон проекты белән сәнәгать-производство төрендәге махсус икътисади зоналар резидентлары өчен республика бюджетына кертелергә тиешле оешмалар табышына салым буенча салым ташламаларын куллану срогын ике елга озайту карала. “Башкортстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы закон проекты белән “Каты коммуналь калдыклар-Башкортстан” мәгълүмат системасына мәгълүмат урнаштырганда хокук бозулар өчен административ җаваплылык кертергә тәкъдим ителә. Системага тулы яки дөрес булмаган мәгълүмат җибәрелсә яки мәгълүмат бөтенләй тапшырылмаса, вазыйфа биләүчеләргә һәм юридик берәмлекләргә карата штрафлар билгеләү турында сүз бара.

— Системага еш кына дөрес булмаган мәгълүмат килә, — дип аңлатты Константин Толкачев. — Республикада барлык контейнер мәйданчыклары санлаштырылган һәм интерактив картага чыгарылган. Чүп ташучылар аларны чүп чыгарганчы һәм аннан соң фотога төшерергә тиеш. Координаторлар, мәсәлән, берничә контейнер мәйданчыгы буенча бер үк фотосурәтләрне җибәргән водительләрне белә. Асылда, болар — чүп чыгару буенча йөкләмәләрнең үтәлмәвен яшерергә маташучылар. Закон бозу очраклары күп теркәлә, әмма бүгенге көндә, телдән шелтәләүдән тыш, йогынты ясау инструментлары юк. Штрафлар кертү бу проблеманы хәл итәргә ярдәм итәчәк.

Шулай ук, пленар утырыш көн тәртибенә икенче һәм өченче укуда карау өчен 10нан артык республика законы проекты кертелгән. Алар арасында социаль найм шартнамәләре буенча инвалидларны һәм инвалид балалары булган гаиләләрне торак белән тәэмин итүнең яңа механизмы турында закон проекты да бар. Анда 2005 елның 1 гыйнварыннан соң чиратка баскан инвалидлар һәм инвалид балалары булган гаиләләр турында сүз бара. Торак сертификатлары хроник авыруларның авыр төрләре белән интегүче кешеләр өчен тәгаенләнә. Якындагы пленар утырышта депутатлар, шулай ук, Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе әгъзаларын билгеләү мәсьәләсен тикшерәчәк һәм җәмәгать судьялары кандидатураларын раслаячак.

Парламент Президиумы әгъзалары пленар утырышның көн тәртибенә Дәүләт думасыннан кергән берничә федераль закон проектын карауны да кертте.

Үзәктә – геопарклар, салым, торак, чүп чыгару
Үзәктә – геопарклар, салым, торак, чүп чыгару
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас