+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
21 Май 2022, 14:25

Авылда “суррогат” сатучыларның исемлеген бастырганнар

Бу хакта Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров социаль челтәрләрдәге битендә белдерде.

Авылда “суррогат” сатучыларның исемлеген бастырганнарАвылда “суррогат” сатучыларның исемлеген бастырганнар
Авылда “суррогат” сатучыларның исемлеген бастырганнар

Бу очракта сүз "Аек авыл" республика конкурсы нәтиҗәләре буенча җиңүче дип табылган авылларга да кагылды. Парламентарий сүзләренчә, аларда спиртлы эчемлекләрне, шул исәптән "суррогат" ны сату һәм куллануны дәвам итәләр һәм ул мондый гамәлгә юл куярга ярамаганлыгын белдерде.


— Авыллар үз исемнәренә туры килергә һәм, чыннан да, аек булырга тиеш. Башкортстанда халык карары буенча спиртлы эчемлекләр сатуны тыю кертергә мөмкинлек бирүче закон кабул ителде. Шушы карар нигезендә, Дәүләт җыелышы-Корылтай авыл кибетләрендә спиртлы эчемлекләр сатуны тыю турында закон кабул итергә хокуклы. Әмма республиканың бер генә торак пунктында да, аек дип табылганнарын да кертеп, тыю куелмаган, — дип ассызыклый Зариф Байгускаров.


Парламентарий фикеренчә, уртак эш һәм торак пунктларда яшәүчеләр ярдәменнән башка авылда хәмерне юкка чыгарырга мөмкин түгел.


— Үз авылларын һәм туган якларын яратучы авыл кешеләре: агинәйләр, ир-егетләр, авыл Советы, район Советы депутатлары, руханилар, старосталар, бергә җыелып, суррогат сатучы авылдашлары белән әңгәмә үткәрергә тиеш. Мәсьәләне кискен куярга кирәк — халыкны агулаудан туктатырга яки авылдан чыгып китәргә. Баймак районының Темәс авылында яшәүчеләргә афәрин, алар шушы көннәрдә социаль челтәрләрдәге “Подслушано Темясово” битендә суррогат белән сәүдә итүче авыл кешеләре исемлеген урнаштырды, — дип язды ул һәм аңа шундый сораулар һәм теләкләр белән мөрәҗәгать итүләрен сорады.

 

Фото: bv02.info

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас